Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.12.2025, 13:45

Тугыз ай нәтиҗәләре буенча Казан предприятиеләре тарафыннан 104,4 миллиард сумлык төзелеш эшләре башкарылган

Казан торак тапшыру буенча эре шәһәрләр рейтингында икенче урында

Денис Гордийко фотосы

Казанның төзелеш тармагы ышанычлы үсүен дәвам итә: тугыз ай нәтиҗәләре буенча шәһәрнең эре һәм урта предприятиеләре 104,4 миллиард сумлык төзелеш эшләрен башкарган. Әлеге күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 123 процентны тәшкил итә, дип ассызыклый Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.

Хисап чорында шәһәрдә 998 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу күрсәткеч узган елдан 8,7 процентка түбәнрәк, әмма, Шакиров сүзләренчә, елның йомгаклау планына ирешеләчәк.

Казан оешмалары гомуми мәйданы 348,5 мең квадрат метр булган 6 мең 670 фатирны файдалануга тапшырган. Шул ук вакытта 70,2 меңгә якын «квадрат» (гомуми күләмнең 7 проценты) социаль ипотека программалары кысаларында төзелгән.

Торакның шактый өлеше: гомуми мәйданы 649,5 мең квадрат метр булган 3 987 индивидуаль торак йорт халыкның үз акчалары һәм кредитлары хисабына төзелгән. Бу барлык файдалануга тапшырылган күләмнең 65 процентын тәшкил итә.

«Агымдагы елга билгеләнгән план нигезендә 1,3 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылырга тиеш. Оператив мәгълүматларга нигезләнеп, бу күрсәткеч ел ахырына үтәләчәк дип ышанабыз», - дип раслады Илдар Шакиров.

Россиядәге эре шәһәрләрнең социаль-икътисади хәлен бәяләү рейтингы нәтиҗәләре буенча Казан 2024 елда 4 нче урыннан 2 нче урынга күтәрелеп, торакны файдалануга тапшыру позициясен яхшыртты.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 01.12.2025
Видеорепортаж
01.12.2025 13:11
Барлык яңалыклар