В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәнәгать үсешенең драйверы булып эшкәртү җитештерүләре кала, алар өлешенә төяп җибәрүнең гомуми күләмендә 80% туры килә
Үзләре җитештергән төяп озатылган сәнәгать товарлары күләме бу чорда 639,1 млрд сум тәшкил иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 10% ка артык. Эшкәртү җитештерүләре сәнәгать үсешенең драйверы булып кала, алар өлешенә төяп җибәрүнең гомуми күләмендә 80% туры килә. Тугыз ай нәтиҗәләре буенча эшкәртү тармаклары җитештерүе 18% ка арткан.
Товар продукциясен җитештерү күләмнәре җиһазларны алыштыру һәм продукция линейкасын киңәйтү хисабына җитештерү линияләрен модернизацияләгән предприятиеләрдә артты. 9 айда «Татхимфармпрепаратлар» предприятиесендә товар продукциясен җитештерү күләме узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 120,6% тәшкил итте, быел анда дарулар җитештерү өчен яңа чимал чыгарыла башлады. Импортны алыштыруга юнәлдерелгән әлеге проект чит ил тәэмин итүчеләренә бәйлелекне киметергә мөмкинлек бирәчәк, бигрәк тә онкология һәм трансплантология өлкәсендә.
«Элекон» заводы, цехларны заманча җиһазлар белән тәэмин итеп, үз товар продукциясен җитештерүне арттырды (128,9%).
Казан сөт комбинаты 1 һәм 2 литрлы ПЭТ-шешәләрдә сөт продукциясе чыгара башлады (121,7%), бу максат өчен яңа җитештерү линиясе урнаштырды. Модернизацияләү программасы кысаларында комбинат үз продукциясенең ассортиментын киңәйтүне дәвам итә.
Төзелеш тармагы уңай динамика күрсәтә. Агымдагы елның тугыз аенда төзелеш эшләре күләме 104,4 млрд сум тәшкил итте, бу узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән чагыштырма бәяләрдә 23,3% ка югарырак. Шул ук вакытта төзелешне файдалануга тапшыру күләменең кимүен билгеләп үтәргә кирәк. Хисап чорында барлыгы 998 кв.м торак файдалануга тапшырылган, бу узган ел белән чагыштырганда 91% тәшкил итә. Файдалануга тапшырылган гомуми күләмнең 65% ын шәхси торак төзелеш тәшкил итә.
Барлыгы 6 670 яңа төзекләндерелгән фатир һәм 3 987 шәхси торак йорт төзелде һәм файдалануга тапшырылды.
Социаль инфраструктура югары темплар белән үсте. Быел «Лето» торак комплексында «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында яңа заманча мәктәп төзелде. «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проекты ярдәмендә төзелеш төгәлләнде һәм «Волжские Просторы» торак комплексында балалар поликлиникасы һәм «Весна» торак комплексында поликлиника, шулай ук «Вишневка» торак массивында табиб амбулаториясе ачылуга әзерләнәләр.
Ясалма өслекле ике футбол кыры, шулай ук тәрбияләнүчеләр һәм тренерлар өчен уңайлы торак блогы булган Футбол үсеше үзәген төзүнең икенче этабы тәмамланды. Яңа заманча фехтование үзәге ачылды, анда тренировка процессы өчен генә түгел, ярышларны оештыру өчен дә шартлар тудырылган.
«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты ярдәмендә урамнарның 7 км озынлыктагы 12 участогы, Достоевский урамында һәм Болак ермагы аша ике күпер ремонтланган, Кремль урамында яңа сквер ачылган, Серов урамындагы һәм Акчарлак күлләрендә бульвар төзекләндерелә. Шәһәрнең Совет районында Вознесение трактының икенче чираты файдалануга тапшырылды.
Казанның кече бизнесы узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда ышанычлы уңай динамика күрсәткән: беренче яртыеллык йомгаклары буенча хуҗалык итүче кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны 2,6% ка, ягъни 84 166 га кадәр арткан, кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә эшләүчеләр саны - 2% ка, үзмәшгульләр саны - 22,8% ка. Кече предприятиеләрдә эшләүчеләр саны 161 466 меңнән артык, ә үзмәшгульләр саны - 160 388 кеше.
Кече предприятиеләр әйләнеше яртыеллык йомгаклары буенча 562,6 млрд сум тәшкил итте, бу узган ел белән чагыштырганда 2,8% ка кимрәк. Кече предприятиеләр хезмәткәрләренең уртача айлык хезмәт хакы 38 мең сумнан артып китте (38 503,3), бу узган елның шушы чорына караганда 8,5% ка күбрәк. Агымдагы елның тугыз аенда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларыннан шәһәр казнасына кергән салымнар суммасы 12% ка арткан һәм 9,7 млрд сумга җиткән.
Беренче яртыеллык йомгаклары буенча ваклап сату әйләнеше үсеше 0,1% ка җитте һәм чагыштырма бәяләрдә 475,8 млрд сум тәшкил итте.
Җәмәгать туклануы предприятиеләренең табышы 28,5 млрд сум тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11% ка күбрәк.
Шәһәр оешмалары тарафыннан Казан халкына 115,4 млрд сумлык түләүле хезмәтләр күрсәтелгән, бу, кулланучылар бәяләре индексын исәпкә алып, узган ел дәрәҗәсеннән 0,8% ка түбәнрәк.
Казан буенча барлык товарларга һәм түләүле хезмәтләргә куллану бәяләренең җыелма индексы 110% тәшкил итте.