Быел видеокүзәтү камералары белән бөтен күчмә составны җиһазландырырга планлаштыралар.
Фото: Денис Гордийко
Казанның Транспорт комитеты рәисе Әмир Сафин искәрткәнчә, 2018 ел ахырыннан күчмә состав өчен махсус тизлек режимы гамәлдә – 55 км/сәг. «Үткәрелгән анализ күрсәткәнчә, чикләүләр кертелгәч, айга 1800 ләп тизлек арту очрагы теркәлгән, бүген бу сан 84 тән артмый. Кагыйдә буларак, бу парктан маршрутка чыкканда һәм кире кайтканда яки сезонлы маршрутларда, шәһәрдән читтә халыкка хезмәт күрсәткәндә була», – дип аңлатты ул.
2022 елда Казанда юл-транспорт һәлакәтләренең 86 урынын бетерделәр, дип хәбәр итте Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәлахетдинов. Шәһәрдә 3 мең погон метрдан артык озынлыктагы 297 юл билгесе һәм койма урнаштырылган, 15 мең кв.м мәйданлы асфальт-бетон ремонтланган. Моннан тыш, 377 мең кв. м мәйданда юл билгеләре ясалган. Бу елга планнарда – 370 мең кв. метрдан артык мәйданда юл билгеләре кую. Рөстәм Гафаров әлеге эшләрне 15 нче майга кадәр тәмамларга кушты.
Тышкы яктырту челтәрләрендә дә эшләр башкарылган: шәһәрнең 33 торак массивындагы 127 урамда 1467 яктырткыч монтажланган. Ә юл-урам челтәрен ремонтлау программасы буенча узган ел Казанның 57 проблемалы участогында 835 яктырткыч һәм 450 ут баганасы урнаштырылган, аларда яктырту бөтенләй булмаган, дип өстәде Игорь Сәлахетдинов.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, ноябрьдән мартка кадәр 190,6 мм яңгыр яуган – бу нормадан 88,2%. Кыш көне юлларны җыештыруга тәүлегенә уртача 501 берәмлек техника һәм 622 юл эшчесе чыга. Кар яуган вакытта өстәмә рәвештә 150-200 берәмлек техника җәлеп ителә. Сезон башыннан барлыгы 65,2 мең тонна бозга каршы материаллар сарыф ителгән, шуларның 18,6 мең тоннасы реагент, 46,6 мең тоннасы ком-тоз катнашмасы. Сезон башыннан бирле барлыгы 928,4 мең тонна кар чыгарылган.
«Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Айдар Габделхаков җәмәгать транспорты хәрәкәте өчен полосаларны кардан вакытында һәм җентекләп чистарту кирәклегенә игътибар итте.
Башкарма комитет җитәкчесе травматизм очракларына да аерым игътибар юнәлтте, шул уңайдан быел Казанда мәрмәр валчыклы реагентны сынап карый башлаганнар. «Файдалана башлаганнан соң, шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр бармы-юкмы икәнлегенә игътибар итәргә кирәк. Мин айлар буенча статистиканы анализлауны сорыйм, нинди урамнарда күзәтелә. Сәламәтлек саклау министрлыгы белән эшләвегезне сорый», – дип йөкләде Рөстәм Гафаров.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Эльнар Садриев сөйләвенчә, 2022 ел нәтиҗәләре буенча аварияләр күрсәткечләрен киметә алганнар. «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектының максатчан ориентирлары арттырылмаган, дип билгеләп үтте ул. Мәсәлән, юл-транспорт һәлакәтләре саны 139 га кимегән (2021 елда 1529 авария булган, 2022 елда – 1390), һәлак булучылар саны 7 кешегә, зыян күрүчеләр саны 150 кешегә кимегән.
Автомобильләр бәрелешү һәм җәяүлеләрне бәрдерү ешрак була – 51% һәм 32%, дип өстәде Эльнар Садриев. Бәрелешләр вакытында иң авыр нәтиҗәләр каршы як полосага чыгу һәм куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозу белән бәйле. Мәсәлән, 12 юл-транспорт һәлакәтендә 3 кеше һәлак булган һәм 19 кеше җәрәхәтләнгән.
Күчәрле барьерлы койма булган очракта юл-транспорт һәлакәтләрендәге җитди нәтиҗәләрдән качып булачак, дип билгеләп үтте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы. Быел шәһәр юлларында 350 погон метр озынлыктагы коймалар урнаштырырга планлаштыралар. «Шул ук вакытта агымнар бүленмәгән күп полосалы хәрәкәт участоклары тагы да күбрәк. Бергәләп өстәмә тикшерүләр үткәрергә һәм коймалар урнаштыру өчен өстенлекле участокларны билгеләргә тәкъдим итәм», – дип мөрәҗәгать итте Башкарма комитет җитәкчесе Эльнар Садриев.
Җәяүлеләрне бәрдерү очракларына килгәндә, 61 юл-транспорт һәлакәтендә 2 кеше һәлак булган һәм 64 кеше җәрәхәтләнгән. Өстәвенә, җәяүлеләр кичүләрендә 37 авария була. Утырышта көйләнелми торган җәяүлеләр кичүләрен ясалма тигезсезлекләр яки светофорлар белән җиһазландырырга тәкъдим ителде.
«8 кеше зыян күргән 7 юл-транспорт һәлакәте исерек хәлдәге шоферлар аркасында булган. 2 ай эчендә полиция хезмәткәрләре руль артында исерек шоферлар булган 577 фактны ачыклаган», – дип өстәде Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы.
Фото: Денис Гордийко, Марат Мөгыйнов