Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.01.2021, 10:00

2020 ел нәтиҗәләре буенча Казанга туристлар агымы 1,7 млн кешене тәшкил итте

Туризм өлкәсендә эшләүчеләр саны 7%-ка арткан.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Казанга туристлар агымы 52% – 1,7 млн кешегә кадәр кимегән. Кимү илдә 2020 елның язында кертелгән махсус эпидемиологик режимның озакка сузылуы һәм аннан соңгы чикләүләр белән аңлатыла.

Шуның белән бергә, туризм өлкәсендә эшләүчеләр саны 7%-ка арткан. Моңа, пандемия аркасында зыян күрүчеләр буларак, туристлык тармагына ярдәм итүнең федераль һәм республика чаралары ярдәмендә ирешелде. Ташламалы кредитлар һәм дәүләтнең минималь хезмәт хакы (12 мең 130 сум) күләмендә кире кайтарылмый торган ярдәме предприятиеләргә хезмәткәрләрне саклап калырга мөмкинлек бирде. Моннан тыш, күп кенә эш бирүчеләр читтән торып эшләүгә күчтеләр, шул рәвешле хезмәткәрләрне саклау файдасына чыгымнарны оптимальләштерделәр.

2020 елда төп урнашу урыннарының уртача йөкләнеше 37% тәшкил итте, бер ел элек бу күрсәткеч 60% иде. Урнашуның гомуми урыннары саны 8 объектка кимегән. Казан һәм Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе мәгълүматлары буенча, ресторан бизнесында узган ел белән чагыштырганда, трафикның 30%-ка кимүе күзәтелә.

5-нче июньдә чикләүләрне бетерү, барлык саклык чараларын үтәп, туристлык сезонын башларга мөмкинлек бирде. Шәһәрнең төп туристлык объектында – Казан Кремлендә – 2020 елда 1 млн 829 мең 882 кеше булган – 2019 елга караганда 42 процентка кимрәк.

Чикләүләрне бетерүгә бәйле рәвештә, туриндустрия объектларында үз эшчәнлеген дәвам итү мөмкинлеге барлыкка килде. 2020 елның декабрендә 96 номерга исәпләнгән Neo Kazan Palace by Tasigo 4* кунакханәсе ачылды. Бүгенге көндә шәһәрнең номерлар фонды 245 урнашу урынында 8182 номер тәшкил итә. Шәһәрнең Гастрономия картасы 11 бина белән тулыландырылды.

Һава ташулары сегментында да вәзгыять сизелерлек үзгәрде. Халыкара пассажир авиаэлемтәсе 5 ай дәвамында ябык торды диярлек. Казаннан Анталиягә беренче халыкара рейс халыкара пассажир авиаэлемтәсенә чикләүләрне гамәлдән чыгарганнан соң 21-нче августта башкарылган. Ел нәтиҗәләре буенча пассажирлар агымы 2 млн 171 мең 601 кеше тәшкил иткән, бу үткән ел белән чагыштырганда 38 процентка кимрәк. Бүгенге көндә Казан халыкара аэропортыннан 42 юнәлеш буенча, чит илләрне дә кертеп, авиарейслар башкарыла. Бу 2019 елга караганда 30 процентка кимрәк.

2020 елның апреленнән октябренә кадәр, тимер юл элемтәсенә ихтыяҗ кимү сәбәпле, Санкт-Петербург, Мәскәү, Екатеринбург һәм башка шәһәрләрдән Казанга рейслар ешлыгы кыскартылды. Ил эчендә юнәлешләр саны узган ел дәрәҗәсендә калды һәм 31 юнәлешне тәшкил итте.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Мәскәүдә туристлар агымы кимү 46% тәшкил итте, Санкт-Петербургта – 70%, Екатеринбургта – 71%.

Барлык яңалыклар