Казан укучыларының БДИ буенча уртача баллы Мәскәү һәм Санкт-Петербург укучыларыныкыннан зуррак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче февраль, Михаил Ченцов). 2017 ел нәтиҗәләре буенча Казанның 6 учреждениесе Россиянең иң яхшы 200 мәктәбе арасына керде. Шуларның берсе (131-нче лицей) 25 иң яхшы мәктәп арасына керә. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшинга традицион отчет бирү барышында Мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илнар Һидиятов хәбәр итте.
131-нче лицейдан кала, 200 иң яхшы мәктәп исемлегенә 2-нче лицей-интернат, 7, 19-нчы гимназияләр, КФУ лицее һәм IT-лицей керде. Тагын 10 Казан учрежденисе топ-500 арасына керде: 9, 94, 122, 125 номерлы гимназияләр, 121, 159, 177 номерлы лицейлар, 72, 141,146 номерлы мәктәпләр.
Рейтингка керү өчен берничә күрсәткеч карала. Төп бәйсез күрсәткеч булып Бердәм дәүләт имтиханы һәм олимпиадалар нәтиҗәләре санала, дип аңлатты И.Һидиятов. БДИ буенча яхшы нәтиҗәләрне иң яхшы мәктәпләр генә бирми. Казан мәктәпләренең барлык фәннәр буенча да БДИ нәтиҗәләре югарырак. “Рус теле буенча бераз Мәскәүдән артта калсак та (72,03 балл 72,6 баллга каршы), математикадан безнең күрсәткечләр (55,78) башкала күрсәткечләреннән шактый ук яхшырак”, диде спикер.
Моннан кала, инглиз теле буенча (77 балл) казанлылар Чиләбе (70,9), Түбән Новгород (70,82), Екатеринбург (66,9) шәһәрләрендә укучыларны уздыра. Шундый ук хәл информатика (70,23), химия (63,32), җәмгыять белеме (60,16), тарих (57,9) һ.б. фәннәр буенча.
Казан олимпиадаларда да яхшы нәтиҗәләрне беренче ел гына күрсәтми. Бөтенроссия олимпиадасының соңгы этабында Казаннан 131 укучы катнашты, шуларның 78-е җиңүләр яулады. “Дүртенче ел рәттән без Мәскәү (792) һәм Санкт-Перебургтан (196) кала өченче урында торабыз. Ләкин уяу булырга кирәк, бездән соң Ижевск (62) һәм Чиләбе (67) бара”. – диде И.Һидиятов.
Ул шулай ук халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр саны ике тапкыр артуны искәртте (2016 ел – 25, 2017 ел – 52). “Быел да күрсәткечләрнең яхшы булуына ышанабыз”, - диде Мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы.