Нәтиҗәдә бер кеше зыян күргән, ул республика үзәк хастаханәсе реанимациясенә озатылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче март). Җиңү проспекты, 34 адресы буенча урнашкан йортның сигезенче катында чыккан янгын сүндерелгән. Нәтиҗәдә бер кеше зыян күргән, хәзер ул республика клиник хастаханәсе реанимациясендә. Татарстанда янгын факты буенча җинаять эше кузгатылды. Вакыйга урынында ут чыгу һәм янгын булу сәбәпләрен билгеләячәк сынау янгын лабораториясе эшли.
Йортның сигезенче катындагы балконда булган шартлау һәм янгын чыгу турында хәбәр 12.11 сәгатьтә бердәм “112” номерына килде. “2” чакыру номеры буенча һәлакәт булган урынга Казан янгын сүндерү-коткару гарнизоны бүлекчәләре, Казан янгын сүндерү-коткару гарнизонының оператив төркеме, Татарстан Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсенең кризис хәлләрдә идарә итү үзәге оператив төркеме, Татарстан Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин, Татарстан Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе башлыгы урынбасары Константин Чанышев чыктылар.
Вакыйга урынына 7 минуттан соң бүлекнең элемтә пункты-7 нең беренче янгын сүндерү-коткару бүлеге белгечләре килде. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 14 кеше (шуларның 4-есе - бала) 1-7-нче каттан мөстәкыйль рәвештә өйдән чыккан, 8 һәм 9-нчы катларны газ һәм төтеннән саклау хезмәте звенолары тикшергән. Коткаручылар килеп җиткәнче сигезенче катта ике фатир һәм тугызынчы кат балконы яна башлаган. Янгын вакытында бер кеше зыян күргән, аны фатир балконында тапканнар. Сулыш юллары пешүе аркасында зыян күргән кеше республика клиника хастаханәсенең реанимация һәм интенсив терапия бүлегенә китерелгән. Республика клиника хастаханәсе матбугат хезмәте сүзләренә караганда, 38 яшьлек ир-ат бик авыр хәлдә, табиблар аның тормышы өчен көрәшә.
Фаразлар буенча, янгынның мәйданы 80 кв. метр тәшкил итте.
Константин Чанышев хәбәр иткәнчә, янгынны сүндерү өчен катлаулылыкның икенче рангы буенча көчләр һәм чаралар җәлеп ителгән. 12.46 сәгатькә янгын тулысынча туктатылган. Ул урыннарда янгын сәбәпләрен билгели торган сынау янгын лабораториясе эшли, дип өстәде. “Янгын чыганагы булган фатир шактый зур зыян күрде. Аның сәбәбен барлык экспертизалар үткәрү юллары белән билгеләячәкләр”, - диде К. Чанышев. Коткаручылар ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән бергә янган фатирның, шулай ук кешеләргә яшәү мөмкинлеген билгеләү өчен якын-тирә катларның торышын бәяләү буенча эшләр үткәрәләр.
Янгын факты буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.