Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.09.2023, 16:06

Зур Зәңгәр күлдәге экосукмак өчен аудиогид-спектакль ясадылар

Сөйләүчеләр ролендә галим Карл Фукс һәм экскурсовод чыгыш ясый

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче сентябрь). Зур Зәңгәр күлдә аудиогид-спектакль барлыкка килде. Аның төп геройлары – сулык турында сөйләүче галим Карл Фукс һәм күлне саклау мәсьәләләренә кагылышлы һәм туристларны экосукмакның матур урыннары буйлап йөртүче экскурсовод.

Йөргән вакытта тыңлаучы XIX гасыр башыннан бүгенге көнгә күчеп барачак һәм сулыкның элек нинди булганын, аның тирәсендәгеләрнең ничек үзгәргәнен, күл экосистемасының роле һәм ни өчен табигатьне саклауга күбрәк игътибар бирергә кирәклеген беләчәк.

Спектакль 60 минут дәвам итә. Аудиогидны көн саен 9:00 дән 17:30 га кадәр Бәллүр шарлавык янындагы экоүзәктә арендаларга мөмкин, дип хәбәр итә «Казансуның үсеш стратегиясе» проекты командасы.

Аудиогиод-спектакль «Кот Казанский» туган якны өйрәнү проекты һәм «Большая Красная» подкастлар студиясе тарафыннан эшләнгән. Аудиогид өчен музыканы «Толмачи» җирле төркеме язган.

Исегезгә төшерәбез, Зур Зәңгәр күл территориясен төзекләндерү 2022 елда башланды. Бу вакыт эчендә белгечләр Бәллүр шарлавыкның терәк диварларын, төбен һәм кырыйларын ныгытты, яңа күпер урнаштырды, күзәтү зонасы – амфитеатр булдырды. Тыюлык территориясеннән читтә тематик чаралар өчен экоүзәк төзелде. Июнь аенда эшләр нәтиҗәсе белән ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин танышты.

Барлык яңалыклар