Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.04.2021, 12:30

4-нче номерлы ПАТП автобусларны эшкәртү өчен тәүлегенә 30 литр дезинфекция чарасы сарыф итә

Казанда җәмәгать транспорты дезинфекциясе көн саен уздырыла.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель). Көн саен Казан автоташучылары җәмәгать транспортын COVID-19 таралмасын өчен дезинфекция чаралары белән эшкәртә. Эремәләр белән эшкәртү көндез генә түгел, төннәрен дә башкарыла, ә аның тәэсире тәүлеккә җитә.

Казан Башкарма комитетының Транспорт комитетында билгеләп үтүләренчә, хәзер җәмәгать транспортында пассажирлар агымы узган ел дәрәҗәсеннән пандемия башланганчыга кадәр 89% тәшкил итә. Салоннарны Россия Кулланучылар күзәтчелеге тарафыннан тәкъдим ителгән экологик куркынычсыз дезинфекция чарасы белән эшкәртү барлык автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метрополитен поездларында төннәрен башкарыла. Көндез, төшке ял вакытында кондукторлар транспорт чараларын 8-10 минут дәвамында җилләтәләр һәм өстәмә рәвештә тоткаларны һәм утыргычларны сөртәләр.

Аерым алганда, «4-нче номерлы ПАТП» көн саен дезинфекция ясый торган матдәнең 30 литр эремәсен,ай саен 900 литр сарыф итә. «Предприятиенең мәҗбүри санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүгә чыгымнары аларны кертү башланганнан бирле якынча 2 млн сум тәшкил итте», – дип сөйләде «4 нче номерлы ПАТП» МУП эксплуатацияләү буенча директор урынбасары Андрей Моисеев. Ташучы үз акчаларына дезинфекция чаралары сатып ала, шул исәптән көндезге вакытта экипаж һәм салоннар кулларын эшкәртү өчен аерым чаралар, кондукторлар һәм машина йөртүчеләр өчен битлекләр һәм перчаткалар, салоннарга сиптергечләр.

«Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесендә һәр төнне «Абактерил» дезинфекция чарасы белән 82 трамвай һәм 155 троллейбус эшкәртелә. «Моннан тыш, предприятие хисабына хезмәткәрләрне вируска каршы дару препаратлары белән тәэмин итәләр», – дип хәбәр итте генераль директорның эксплуатацияләү буенча урынбасары Айрат Сафин.

Фоторепортаж
Җәмәгать транспортын дезинфекцияләү
Барлык яңалыклар