122 номеры буенча бер ел эчендә республика халкыннан 475,4 меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче сентябрь). Татарстанлылар коронавирус авыруы мәсьәләләре буенча консультацияләр өчен бердәм контакт-үзәк хезмәтләреннән бик теләп файдалана. Узган елның ноябреннән, кайнар линия ачылгач, 122 номерына республика халкыннан 475 мең 444 шалтырату кергән.
Көн саен контакт-үзәккә 2 мең шалтырату керә. Җавап көтүнең уртача вакыты 6 секунд тәшкил итә, ә сөйләшүнең уртача вакыты – ике ярым минут. Консультацияләрне сменага 65 белгеч үткәрә.
Барыннан да ешрак, кайнар линиягә мөрәҗәгать итеп, татарстанлылар COVID-19 симптомнары барлыкка килгәндә гамәлләр алгоритмы, табибны өйгә чакыру тәртибе, вакцинацияләүгә яки табибка кабул итүгә язылу белән кызыксыналар.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, 122 телефоны буенча коронавирус инфекциясеннән вакцинациягә язылу мөмкинлеге әлеге елның гыйнварыннан барлыкка килгән. Аның белән 20 мең 724 татарстанлы файдаланган.