В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төнлә урыны белән томан төшәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче март). Татарстанда һәм аның башкаласында иртә язга хас булган һава торышы саклана – төнлә түбән температуралар, көндез исә җылы һава температурасы булачак.
Шимбә көнне, 16-нчы мартта, Казанда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Төнлә урыны белән томан төшәчәк. Шәһәрдә төнге температура 8-10 градус суык булачак, аязган вакытта – минус 14 градуска кадәр. Көндез һава +1 градуска кадәр җылыначак.
Тулаем республика буенча шимбә көнне шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, төньяк-көнбатыштан талгын җил булачак. Көндез шулай ук явым-төшемнәр көтелми. Көндез көнбатыш районнарда урыны белән кар явачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булачак. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил, көндез – уртачага кадәр. Төнлә минималь һава температурасы 8-13 градус суык булачак, аязган вакытта 18 градуска кадәр түбән булыр дип фаразлана. Көндез максималь һава температурасы 3 градустан 2 градуска кадәр суык булачак.
17-нче мартта, якшәмбе көнне, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар, юеш кар, азрак буран булуы көтелә. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы 2-7 градус суык булачак, аязганда – минус 12 градуска кадәр. Көндез термометр баганалары + 3 градуска кадәр күтәреләчәк.
Ял көннәрендә юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.