В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар 22 март көнне «Акчарлак» бассейнында узачак
Шәһәрнең иң актив һәм спорт сөючән кешеләре «Йөзьяшәрләр уеннары»ның финал йөзүләренә әзерләнәләр, алар 22 мартта Татарстан башкаласында узачак. Бу көн су спорт төрләрен яратучылар өчен чын бәйрәм булачак.
Ярышлар 10:00 сәгатьтә башлана. Үзең белән икенче аяк киеме һәм табибтан медицина белешмәсе (рөхсәт) алырга кирәк. Финалга чыгучыларны Кол Гали ур., 13а адресы буенча урнашкан «Акчарлак» бассейнында көтәләр, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең физик культура һәм спорт комитетында.
Исегезгә төшерәбез, «Йөзьяшәрләр уеннары» 10 спорт төрен: өстәл теннисы, шахмат, йөзү, чаңгы узышлары, Төньяк йөреш, дартс, хезмәт һәм оборонага әзер (ГТО), җиңел атлетика, волейбол һәм футболны берләштерә. Ярышлар 2016 елда Казан мэриясе тарафыннан гамәлгә куелган «Яшәү яме» проекты кысаларында уза. Өлкән буын кешеләре өчен ял итү, мәдәни һәм спорт чаралары каралган. Пенсионерлар түләүсез нигездә муниципаль спорт объектларында, мәдәният учреждениеләрендә, шулай ук шәһәр паркларында һәм скверларында төрле вакыйгаларга йөри алалар.