Казанда Мулланур Вахитов урамындагы җәенке һәм тигез парковка эш форматын үзгәртәчәк — машина кую урынын урам-юл челтәренә күчерәчәкләр. Тиешле карар шәһәр башкарма комитетында имзаланды.
Муниципаль парковкада шлагбаумны алып куячаклар, билгеләр һәм мәгълүмат калканнары урнаштырачаклар. Машина урыннары саны 114 кә кадәр кимиячәк. Бу киңлекне яңа зоналарга бүлү белән бәйле.
Исегезгә төшерәбез, июньдә Казанның Спартаковская, Җимешле һәм Николай Ершов (8 нче йорт янында) урамнарында муниципаль парковкалар
эшли башлады. Машина йөртүчеләр өчен 105 машина урыны бар, шул исәптән 12 урын – инвалидлар өчен.