В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Саваннадагы прогулкалар гамәлдән чыгарылган, Африка хайваннарын әлегә ябык павильоннарда күзәтергә мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы гыйнвар). Суыклар башлангач, Казан зооботаника бакчасында яшәүчеләрнең гадәти тормыш рәвеше үзгәрә. Хайваннар калорияле ризык белән туклана, өйләрендә җылына һәм пледлар белән ябына башлый. Әлегә саваннадагы прогулкалар гамәлдән чыгарылган, ә тарихи өлеш язга кадәр ябылган, хайваннарны «Замбези елгасы» ябык павильоннарында гына карарга мөмкин.
Зооботаника бакчасының тарихи өлешендә Алтай мараллары, тимгелле болан, сарыклар, көрән аюлар, ерткыч кошлар, харзалар һәм салкынга чыдам башка хайваннар бар. Беренче салкыннар белән аларның ашау рационы үзгәрә – хайваннар көнгә берничә тапкыр калорияле, җылыну өчен күп энергия бирә торган ризык белән туклана. Бу хайваннар түбән температурага яраклашкан булса да, аларның вольерлары җылытыла: кошлар өчен инфракызыл лампалар, ә тояклыларның ябык өйләре бар.
Кышкы йокыга талган хайваннарга да көчәйтелгән туклану кирәк. Салкыннар чорында зооботаника бакчасында көрән аю Фома гына йокыга тала, аның алдыннан ул май җыя.
Африкада хайваннарының тормышында үзгәрешләр аз: салкыннар башлану белән алар ябык вольерларга күчә һәм саваннада йөрми башлый. Эчке корпусларда салкын була башласа, горилла һәм шимпанзены пледлар белән тәэмин итәләр. Алар кызыксынып аларга төренә, дип хәбәр иттеләр Казан зооботаника бакчасының матбугат хезмәтендә.