Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.03.2020, 15:10

Казанга килергә планлаштырган туристлар финанс югалтуларсыз кунакханәләрдәге индивидуаль броньнарны гамәлдән чыгара ала

Хәзер туризм тармагы җитди югалтулар кичерә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче март, Ксения Швецова). Коронавирус таралу сәбәпле, Казанда номерларны броньлауны бетерү кагыйдәләре гадиләштерелә. Татарстан башкаласына килергә ниятләгән һәм шәһәр кунакханәләрендә номерларны броньлаган туристлар финанс югалтуларсыз броньлауны гамәлдән чыгара алалар. Сәфәрләрне уңай вәзгыятькә кадәр кичектереп торырга тәкъдим ителә, дип билгеләп үтте бүген эшлекле дүшәмбедә Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова.

Хәзер туризм тармагы җитди югалтулар кичерә. Аерым алганда, Казанга киләчәк туристлар агымы элек бронь ясаучылар арасында 70%-ка кимегән. Бүген шәһәрдә кунакханәләр йөкләнешенең иң түбән дәрәҗәләренең берсе күзәтелә - якынча 5-10%. Шул ук вакытта Казан һәм Татарстан Республикасы кунакханәләре ассоциациясе шәһәр кунакларының куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен барлык кирәкле чараларны күрә, шул исәптән номерларны броньлауны гамәлдән чыгару кагыйдәләрен дә гадиләштерә. «Бүгенге көндә Казанда броньлауны, шул исәптән түләү башкарылганнарын да, теләсә нинди рәвештә үзгәртергә һәм гамәлдән чыгарырга мөмкин», - диде Е.Лодвигова. Шәһәргә сәфәрне уңайлырак чорга күчерергә тәкъдим ителә - моның өчен кунакханәләр ягыннан бернинди дә штраф санкцияләре юк, дип ассызыклады ул.

«Билгеләнгән зыяннарның төгәл күләмен бәяләү кыен, әмма алар бик югары, - дип билгеләде Е.Лодвигова. - Әмма Казан кунакханәләре һәм рестораннары, кунакларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, үз объектларын тиешенчә әзерләү юлында барысын да эшлиләр. Тармак вәкилләре коронавирус турындагы яңалыкларны җентекләп күзәтеп торалар һәм сәламәтлек саклау өлкәсенең барлык органнары һәм санитария гигиенасы күрсәтмәләрен үтиләр».

Казан һәм Татарстан Республикасы кунакханәләре ассоциациясе партнерлар һәм товарлар белән тәэмин итүчеләр адресына турбизнеска ярдәм итүнең кирәкле чаралары язылган ачык хатлар җибәрде, шул исәптән түләүләрне кичектерү, тарифларны киметү, түләүләрне реструктуризацияләү һәм башкалар.

«Без бу проблемалар турында беләбез һәм алар хәл ителсен өчен тырышабыз. Хәзер РФ Икътисади үсеш министрлыгы йөкләмәсе буенча, туристик тармакка ярдәм итү чараларын алга таба эшләү максатыннан, броньнан баш тартучылар саны һәм финанс югалтулары күләме турында мәгълүматлар җыела», - диде Казан Мэры. Кабул ителгән чараларның берсе - туристлык һәм авиация тармакларына салым түләүчеләр салымнарны 1-нче майга кадәр түли алачак.

Е.Лодвигова искәртеп узганча, Казанда рестораннарда һәм барларда кальяннарны куллануны тыю кертелгән, шулай ук төнге күңел ачу биналарының эше чикләнелгән. «Хәзерге шартларда өйгә китереп бирү хезмәтләренә ихтыяҗ кискен артуы күзәтелә. Безнең төп бурыч - мондый хезмәтләргә бәяләрне арттырмау», - дип өстәде ул.

Бәяләр дәрәҗәсен контрольдә тотуга килгәндә, без ТР буенча Федераль монополиягә каршы хезмәткә мөрәҗәгать иттек, белгечләр белән консультацияләр уздырдык. Республика прокуратурасы бу өлкәдәге кануннарның үтәлешен игътибар белән күзәтсен иде», - диде Казан Мэры Илсур Метшин үз чиратында.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 23.03.2020
Видеорепортаж
23.03.2020 11:41
Казанда туристлар агымы 70%-ка кимегән
Барлык яңалыклар