Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.09.2019, 17:15

Ял көне планы: тамаша-куелыш, цифрлы бәйрәм һәм Кремль яр буенда 10 мең адым

Шәһәр халкының актив ялы өчен бу ял көннәрендә бик күп чаралар планлаштырылган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче сентябрь). Казанда чираттагы хезмәт атнасы ахырына якынлаша. Шәһәр халкының актив ялы өчен бу ял көннәрендә бик күп чаралар планлаштырылган. Шимбә көнне KZN.RU порталы Россия Банкы бүлегендәге Ачык ишекләр көненә барырга, Г.Камал театры янындагы мәйданда узачак «Әйдә, костюм» тамаша-куелышын карарга, көнне Касә диварларында куелачак матур утлы тамаша белән тәмамларга киңәш итә. Якшәмбе көнен дә актив рәвештә уздырып булачак – Туризм көне уңаеннан «10 мең адым» акциясенә Кремль яр буенда яки Изумрудный күлендә кушылып булачак. Киләсе ялларга әзерләнгән тулы афиша белән түбәндә танышырга була.

Россия банкының ТР буенча бүлегендә Ачык ишекләр көне

28-нче сентябрь, 10.00 сәгатьтә

Гадәттә чит кешеләр өчен ябык булган бина әлеге көнне шәһәрлеләрне мавыктыргыч һәм файдалы мәгълүмат белән сөендерәчәк. Биредә «Россия ассигнацияләренә 250 ел», «Банк йорты», «Чит илләрнең полимер банкнотлары» күргәзмәләре эшләячәк. Кунаклар банкнотның үзенчәлекләрен өйрәнә һәм сирәк купюраларны якыннан карый алачак. Килүчеләр махсус машиналарның ничек акча санавын, банкнотның җиһазлар ярдәмендә чын булуын ничек билгеләргә икәнлеген беләчәк һәм моны кул астында булмаган махсус җайланмалардан башка үзләре дә эшләргә өйрәнәчәкләр.

Яшь кунаклар өчен пластик балчыктан тәңкә ясау, гипстан ясалган акчаларны буяу, кызыклы ребуслар, финанс рәсемнәре һәм пазллар ясау буенча мастер-класслар әзерләнгән. Моннан тыш, балалар банкка радио белән идарә ителә торган машинкаларда акча китерү тизлегендә ярышачаклар.

Урта Кабан күлендә өмә

28-нче сентябрь, 11.00 сәгатьтә

Өмәдә калдыкларны аерым җыюны оештыралар: металл, ПЭТ-шешәләр һәм пыяла эшкәртүгә җибәреләчәк. Параллель рәвештә пластиквотчинг – сулыкның һәм яр буе полосасының пластик белән пычрануын тикшерү узачак. Нәтиҗәләр Greenpeace компаниясенә җибәреләчәк һәм бер тапкыр кулланыла торган товарларның һәм төргәкләрнең кайбер төрләрен җайга салу турында закон проектын эшләгәндә исәпкә алыначак. Сулыкларның яр буе полосасындагы пластиклар белән пычрануга җәмәгать мониторингы Greenpeace Россия бүлеге җәй азагында эшли башлады.

Чарага кушылырга теләгән шәһәр кешеләренә җылы киенергә һәм үзләре белән эш перчаткалары алырга киңәш итәләр. Өмәдә катнашучылар 11.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча җыелачак: 33-нче Хәрби шәһәрчек, 4.

Бәрәңге бәйрәме – «Бәрәңге-фест»

28-нче сентябрь, 13.00 сәгатьтә

28-нче сентябрь көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда һәм тарихи Юныс мәйданында беренче тапкыр «Бәрәңге-фест» дип исемләнгән Бәрәңге бәйрәме узачак. Программада – уеннар, конкурслар, мастер-класслар һәм татар шагыйре иҗатында бәрәңге темасына лекция-квест.

Бәйрәм Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнә: аның биш шигыре һәм ике проза әсәрендә бәрәңге турында искәртү яки аның авыл көнкүрешендәге ролен тасвирлау бар.

Бәйрәм кунаклары өчен интерактив лекция һәм шагыйрь иҗатындагы бәрәңге темасына лекция-квест, уеннар, конкурслар, ярышлар, мастер-класслар үткәреләчәк. Килүчеләр бәрәңгедән ясалган иң зур ризыкны әзерләүдә һәм дегустацияләүдә катнашачак, шулай ук җырлар һәм шигырьләр тыңлый алачаклар.

«Әйдә, костюм» тамаша-куелышы

28-нче сентябрь, 14.00 сәгатьтә

«Тәрәзә» фестиваленең финал көнендә, 28-нче сентябрьдә, Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда «Әйдә, костюм» тамаша-куелышы узачак. Тамашачылар милли киемнәр төшерелгән дефиле күрәчәк.

Шул ук көнне 14.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр лекторий зонасында Россия дизайнеры Екатерина Борисова кунаклар белән «Татарстан: бергә яшәү сәнгате. Рус һәм татар костюмының үзара йогынтысы тарихы» дигән темага сөйләшәчәк. Лекциядә һәм фикер алышуда барлык теләүчеләр дә катнаша ала.

Фуд-корт зонасындагы фестивальдә милли ризыкларны татып карарга, лингвистик мастер-классларда яңа сүзләр өйрәнергә, шулай ук дөньяның төрле илләрендә үткәрелә торган традицияләр һәм йолалар турында белергә, милли костюмнарны киеп карарга мөмкин булачак.

«Җир шары тирәсендә зур әйлән-бәйлән» фестивальнең кульминациясе булачак. Аны Туризм көненә махсус оештыралар. Төрле милләт костюмнары кигән Казан кунаклары һәм халкы кулга-кул тотынышып зур әйлән-бәйлән әйләнәчәк. Теләге булган һәркем Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янындагы мәйдандагы биюдә катнаша ала.

«Зур әйлән-бәйлән»нең барлык катнашучылары һәм бәйрәм кунаклары зур татар чәенә кушыла алачак. Моның өчен театр янындагы мәйданда зур өстәл куелачак, ул барлык теләүчеләрне сыйдыра алачак, ә чәйне зур самавырда кайнатачаклар. Милли киемнәрдә килгән катнашучылар өчен «Казан» торты әзерләнәчәк, аның составына танылган татар тәм-томнарының иң тәмле ингредиентлары керәчәк.

«Әйдә, костюм» тамаша-куелышына килүчеләр арасында милли киемнәрдә төшерелгән фотографияләр конкурсы игълан ителәчәк. Тамаша-куелышта катнашучылар үз фотосурәтләрен Instagramда урнаштырырга, Казанның Туризмны үстерү комитетының рәсми аккаунтын билгеләргә һәм #айдакостюм хэштегын куярга тиешләр. Иң күп лайк җыйган катнашучы җиңүче булачак.

Цифрлы бәйрәм

28-нче сентябрь, 18.30 сәгатьтә

Казанда цифрлы бәйрәм узачак, ул аналогтан цифрлы тапшыруларга күчүгә багышлана. Шәһәр халкын «Казан» гаилә үзәге фасадындагы матур ут тамашасы, шулай ук өч мең волонтер катнашында зур күләмле флешмоб көтә.

Касә беренче тапкыр видеомэппинг өчен экранга әйләнәчәк. «Казан»да шәһәрлеләр Россиядә телевидение тарихына һәм тамашачылар өчен цифрлы эфир телевидениесенең өстенлекләренә багышланган 10 минутлык 3D-роликны күрәчәк.

Өч мең «цифрлы» волонтер катнашында утлы флешмоб узачак. Алар, цифрлы эфир телевидениесе символы булган күбәләк формасында тезелеп, якты беләзекләр ярдәмендә якты тамаша оештырачаклар.

Бәйрәм ахырында күккә Гаилә үзәгенең күзәтү мәйданыннан фейерверк җибәреләчәк.

«10 мең адым» акциясе

29-нчы сентябрь, 9.30 сәгатьтә

Кремль яр буенда Бөтендөнья йөрәк көненә багышланган «10 мең адым» акциясе узачак. Катнашучылар 10 мең адым узачак, бу - өлкәннәр өчен табиб-кардиологлар тарафыннан тәкъдим ителгән көндәлек физик йөкләнеш күләме. Шәһәрлеләр артериаль кан басымын үлчи һәм табиблар белән киңәшләшә алачаклар. Акция шәһәрлеләргә җәяү йөрүне гадәткә кертергә ярдәм итәчәк.

Чарада катнашу өчен, һава торышына карап, уңайлы аяк киеме һәм өс киеме кию кирәк.

Зөбәрҗәт күлендә Туризм көне

29-нчы сентябрь, 10.30 сәгатьтән

Казан һәм Татарстан скаутларын Зөбәрҗәт күленә Бөтендөнья туризм көнен билгеләп үтәргә чакыралар. Дүрт кешелек командалар составында укучыларга төрле сынаулар узарга тәкъдим итәчәкләр.

Катнашучыларга велоэстафетаны узарга, параллель арканнар буенча менәргә, асылмалы кичүне узарга, горизонталь баскыч, 3D-пәрәвез, түшәмә юл аша үтәргә, жумарада менәргә, тирбәлә торган бүрәнәләр һәм элмәкләр буенча узарга, учак үрчетү һәм палатка урнаштыру күнекмәләрен күрсәтергә кирәк булачак. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Ярышларда катнашырга дүрт кешедән торган командалар составында 1-7 сыйныф укучылары (өлкәннәр озата килергә тиеш) чакырыла. Ярышларда өч яшь категориясе буенча бүленәчәкләр: кече (7-9 яшь), урта (10-11 яшь), өлкән (12-13 яшь). Шулай ук катнашуга 11 яшькә кадәрге балалары булган яшь гаиләләр дә кушыла ала. Ярышларда катнашу бушлай. Команданы түбәндәге сылтама буенча теркәргә мөмкин.

#АйдавХоккей спорт бәйрәме

29-нчы сентябрь, 11.00 сәгатьтән

Горки-Әмәт урманында балалар өчен #АйдавХоккей спорт бәйрәме узачак. Программада – ярышлар, бүләкләр һәм сабыйлар өчен театральләштерелгән тамаша. Яшь казанлылар төрле конкурсларда һәм ярышларда катнаша, театральләштерелгән тамаша карый, шулай ук «Ак Барс» футбол командасы талисманы белән фотога төшә ала.

Авиамоделизм фестивале

29-нчы сентябрь, 11.00 сәгатьтә

Җиңү паркында авиамоделизм фестивале – Василий Важенин истәлегенә багышланган бәйрәм узачак. Кунакларны ракеталар җибәрү, яктырткычлар һәм пеносамолетларны конструкцияләү буенча мастер-класслар, шулай ук авиамоделистларның күрсәтмә чыгышлары көтә.

Russian Endurance Challenge

29-нчы сентябрь, 15.00 сәгатьтә

Kazan Ring Canyon автодромында Russian Endurance Challenge узачак. Бу ярышлар пилотларның һәм техниканың чыдамлыгын билгеләү өчен үткәрелә. Төрле сыйныф автомобильләре арасында ярыш дүрт сәгать дәвам итәчәк.

Милли киемнәргә киенгән курчаклар күргәзмәсе

28-нче һәм 29-нчы сентябрь, 9.00 сәгатьтән

«Тәрәзә» мода, дизайн һәм урам перфомансы фестивале кысаларында Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Россиянең төрле почмакларыннан китерелгән милли киемнәрдәге авторлык курчаклары күргәзмәсе уза. Аларны теләгән һәркем күрә алачак.

Барлык яңалыклар