Кар яву нәтиҗәләрен бетерүгә юл һәм торак предприятиеләренең барлык көчләре юнәлтелгән
Фото: Денис Гордийко
Исегезгә төшерәбез, 17-22 нче гыйнварда 49 мм кар төште, яки айлык норманың (46 мм) 106% ы. Гыйнварда 73,2 мм кар яуды, яки норманың 159% ы.
Шәһәр юлларын кардан чистартуда тәүлегенә 1 100 дән артык берәмлек техника кулланыла, шуларның 600 дән артыгы өстәмә җәлеп ителгән. Соңгы атнада 6,5 мең тоннага якын бозлавыкка каршы материаллар сарыф ителгән, урамнардан 194,4 мең тонна кар чыгарылган (соңгы тәүлектә – 37,2 мең тонна).
Юл эшчеләре һәм машина йөртүчеләр тәүлегенә 16 сәгать эшлиләр. Алар өчен кайнар ризык ташу оештырылган.
Эре идарәче компанияләрдә ишегалды территорияләрен чистарту белән 1 587 җыештыручы һәм 170 берәмлек махсус техника, шул исәптән аренда (80 берәмлек) шөгыльләнә. Соңгы тәүлектә алар 741 ишегалды һәм 177 түбәсен кардан чистарткан. Тротуарларга реагент сибү өчен 6,6 тонна ком-тоз катнашмасы кулланыла. Төп басым ишегалды территорияләреннән чыгу юлларын һәм чүп чыгару техникасының контейнер мәйданчыкларына керү юлларын чистартуга ясала.