В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген көндез юлларны кардан чистартуда 758 юл эшчесе һәм 626 берәмлек техника җәлеп ителгән
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче гыйнвар). «Буран» планы Казанда 22 нче гыйнварга кадәр озайтылды. Татарстанның Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, соңгы өч тәүлектә шәһәрдә 29 мм кар яуган, бу айлык норманың 63% ын тәшкил итә.
Кар яуган вакытта беренче чиратта юлларны эттерү һәм эшкәртү башкарыла, карны чыгару буенча эшләр көчәйтелгән. Аны сигез кар эретү пунктына, шулай ук 12 вакытлыча чыгару урыннарына җибәрәләр, шул исәптән Тэцевская һәм Яңа Дәүләки урамнарына.
Бүген көндез юл хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшләвен дәвам итәчәк. Магистраль һәм икенчел юлларны, квартал эчендәге юлларны, шул исәптән торак массивларны, тукталыш кесәләрен һәм тротуарларны чистартуга аерым игътибар биреләчәк. Карны чыгару да дәвам итәчәк. Көндез ТР башкаласы урамнарында 758 юл эшчесе һәм 626 берәмлек техника эшләячәк.
Туктаусыз эшләү максатыннан махсус техника йөртүчеләре өчен юлларны җыештыру маршрутларына кайнар азык-төлек китерү оештырылды. Зур габаритлы транспортның шәһәргә керүе вакытлыча чикләнгән – бу тыгыннар барлыкка килүне киметергә мөмкинлек бирәчәк.
17 нче гыйнвардан барлыгы 83,7 мең тонна кар чыгарылган, 3,97 мең тонна бозга каршы материаллар кулланылган.
Гыйнвар башыннан 53,2 мм кар яуган – бу айлык норманың 115% ы. 246,5 мең тонна кар чыгарылган, 14,95 мең тонна бозга каршы материаллар сарыф ителгән.