В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
85% югалган әйбер онытучан ияләренә кайтарылган
Февраль аенда Казан метросында пассажирлар 200 гә якын әйбер онытып калдырган. Аларның 85% ы онытучан ияләренә кайтарылган.
Пассажирлар барыннан да ешрак сәгать, телефон, документлар, банк карталары, алкалар, күзлек, ризык белән сумкалар, рюкзаклар, зарядка һәм сезонлы аксессуарлар – баш киемнәре, перчаткалар, шарфлар онытып калдыра. Гадәти булмаган югалган әйберләр арасында пицца, аквариум балыгы һәм чәчәкләр бәйләме.
Казан метрополитены хезмәткәрләре югалган әйберләр турында мөмкин кадәр тизрәк хәбәр итәргә киңәш итә. Әгәр пассажир оператив рәвештә мөрәҗәгать итсә, 80-90% очракта әйберләр табыла, дип хәбәр иттеләр Казан метросында.
Югалу турында кайнар линия +7(843)533-70-61 телефоны буенча хәбәр итәргә була.