Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.04.2019, 09:49

Галәмгә хатлар: казанлылар Юрий Гагарин батырлыгы турындагы хәбәрне ничек кабул иткән

Басылып чыккан хатирәләр тормышка ашкан гаҗәеп вакыйга - кешенең галәмгә очуына соклану һәм гаҗәпләнү хисләрен янәдән кичерергә мөмкинлек бирә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче апрель). Кешенең галәм киңлегенә беренче очышыннан бирле 58 ел вакыт узган. Бүген безнең өчен бу гадәти күренеш – ракеталар галәмгә даими рәвештә җибәрелә. Нәкъ менә шуңа күрә СССР, аерым алганда Казан халкының фантастик, искитмәле вакыйга - Юрий Гагаринның җир тирәсендәге орбитага менүе һәм 108 минутлык галәмдәге очыштан соң җиргә уңышлы утыруы турында хәбәр алганда кичергән хис-кичерешләрен күз алдына китерүе дә кыен.

Соклану һәм гаҗәпләнү хисләрен кичерү Ю.Гагарин замандашларыннан көнләшергә мәҗбүр итә. Аның батырлыгы совет кешеләрен генә түгел, башка дәүләтләр гражданнарын да рухландырган. ТР Милли музеенда шул чордагы фоторәсемнәр, шулай ук әлеге энергия белән тулыланган казанлыларның хатлары сакланган. Әлеге сирәк материаллар ярдәмендә без бер секундка үзебезне шул чор кешеләре урынында тоя алабыз.

Очучы-космонавт Юрий Гагарин Татария делегатлары арасында комсомолның XIV съездында. 1962елның 16-20-нче апреле, Мәскәү шәһәре.

Казан ветеринария институты өлкән укытучысы хатыннан өзек. Бауман Михаил Френкель. 1961 елның 12-нче апреле:

«Бүген миңа 55 яшь тулды. Бу көнне юбилярның якыннарыннан һәм туганнарыннан нинди дә булса сувенир-бүләк алуы традициягә әйләнде. Һәм менә, совет кешесе өчен иң якын һәм газиз булган Ватаныбыз миңа бүген иң кыйммәтле бүләк ясады. Миңа гына түгел, бөтен кешелеккә, аның мәдәниятенә, фәненә, аның үсешенә һәм бәхетенә. Кешелек өчен иң яхшысын булдыру, аның бәхете хакына, безнең совет фәне партия һәм хөкүмәт ярдәменә таянып, могҗизалар тудыра.

Мин СССР-галәм трассасын гомумкөчләр кулланып ачканүз Ватаным, дөньяга шундый талантлы галим, инженерлар һәм эшчеләр биргән халкым алдында чал чәчле башымны иям . Мин, үз Ватаным өчен горурлык һәм шатлык белән янып, Советлар Союзы гражданины, Ватанның искиткеч герой-улы Юрий Гагаринны кайнар кочам һәм котлыйм.

Безнең корабль-ракеталар совет халкы даһилары тарафыннан үлем һәм юк итү өчен уйлап табылмаган, аларның трассасы чит җир һәм илләргә түгел, ә кешелек фәненең һәм бәхетенең дөньякүләм тантанасы хакына, галәмдәге билгесезлекне танып белү һәм белемнәрне кешелек бәхете өчен файдалану нияте белән салына!»

Космонавтлар Герман Титов, Валерий Быковский, Павел Попович һәм очучы-сынаучы Георгий Мосолов «Зәңгәр ут»та. 1960 еллар. Мәскәү.

Казанда яшәүче Бөек Ватан сугышы инвалиды М.Волошинның хатыннан, 1962 елның 15-нчы августы:

«Әле генә радиодан билгеләнгән районда герой-космонавтлар Николаев һәм Поповичның җиргә уңышлы утыруы турында ТАСС хәбәрен тыңладым. Җир шарының миллионлаган һәм миллионлаган кешеләре кебек үк, бу мизгелдә соклану хисен белдерерлек сүзләрне сайлап ала алмыйм. Чөнки бу - вакыт һәм гасырлар могҗизасы, кеше хыяллана алганнан да күбрәк. Без дөньяга үсеш, тынычлык, бәхеткә юлны күрсәткән һәм күрсәтә торган Бөек Советлар Союзы гражданнары булуыбыз белән ничек бәхетле.

Хәзер бар көчкә кычкырасы килә – үз Ватаным белән горурланам, барыгыз да карагыз...нинди сәләтле ул һәм нинди кешеләр яши бездә! Дан сиңа, туган илем! Геройларыңа дан!»

Юрий Гагарин, Валентина Гагарина һәм Ядгәр Акбулатов (космонавтның очучылык училищесындагы курсташы). 1961 елның 5-нче июне. Оренбург.

КДУның болгар студенты Иван Цочев хатыннан:

«Кешелекнең күп буыннары тарихындагы бу иң бөек вакыйганы һәркем үзенчә кичерә. Нинди әкияти вакыйга тормышка ашканын уйлагач, хәтта сулыш туктала. Циолковскийның якты хыяллары чынга ашты, зур француз язучысы Жюль Вернның фантазиясе чынбарлыкка әверелде.

Бу язгы көн, дуслар һәм иптәшләр арасындагы җанлы сөйләшү, аларның күңелле йөзләре, ул күзләрдәге үзенчәлекле очкын минем йөрәгемдә һәм хәтеремдә мәңгегә калачак. Левитан тавышы яңгыраган истәлекле минутны беркайчан да онытмаячакмын. Бу кабатланмас! Мин - кояшлы Болгария гражданины – халкым белән бергә майор Гагаринның совет кешесе булуы белән, минем илемнең шундый булдыклы СССР-дусты һәм абыйсы булуы белән горурланам. Бу истәлекле көндә мин совет кешеләре арасында булуыма шатмын. Моңа минем күп кенә якташларым көнләшергә мөмкин. Минем әле иптәш Гагаринга бөтен кешелек бәхете өчен күп еллар гомер һәм сәламәтлек телисем килә. Янә һәм янә рус холкы турында уйланам. Юк, бу халыкны җиңеп булмаячак!»

Космонавт Андриян Николаев пионерларга галәмгә очу турында сөйли. 1962 ел. Чабаксар.

«Сантехмонтаж» идарәсе слесарь-сантехнигы Роберт Измайлов хатыннан:

«Еладым. Юк, мин генә түгел, бөтен иптәшләрем дә елады. Хәтта безнең бригадир Холерин Николай да елады. Әмма күз яшьләрен сизмәдек, юк! Без тыңладык гына. Без тыңлар өчен эшне туктаттык. Мин совет кешесенең галәмгә очуын көттем һәм моңа ышандым. Тик мин беркайчан да бу эшләр бүген чынга ашар дип уйламаган идем... Без радио тыңладык һәм күз яшьләре күзгә тулып бит буенча актылар ... Ага бирсеннәр... бу горурлык, шатлык яшьләре, без алардан оялмадык. Безнең Алик, газ белән эретеп ябыштыручы, сүндерелмәгән факел белән торды…

Без ике сәгать вакытны югалттык, тыңладык... без шаккаттык... әмма менә Гагарин җиргә әйләнеп кайтты. Без «ура!» кычкырдык. Һәм без объектны иртәрәк, вакытыннан алда төзекләндерүебезгә ышана идек инде ... Үзебезне тагын бер кат бөек кешеләр итеп тоябыз. Әйе, без бөек,без - җиңелмәс»

Беренче хатын-кыз космонавт Валентина Николаева-Терешкова ВЛКСМның ХV съездында Татария делегатлары арасында. 1961 ел. Мәскәү.

Валентина Терешкова газет битләрендә татарстанлыларның ВЛКСМ Үзәк комитеты пленумында катнашуыннан һәм анда галәм геройлары белән очрашуыннан соң:

«Казанга сәяхәт турында иң яхшы истәлекләр калды. Мин дусларым Тамара, Илдар, Әхәт, Славага кайнар сәлам тапшыруыгызны сорыйм . Татария яшьләренә һәм комсомолларга зур уңышлар телим».

Космонавт Владимир Комаровның Казанга Совет-япон дуслыгы көннәрен ачу тантанасына килүе. 1967 ел. Казан.

Казан хәрби хезмәткәре Алексей Машуков хатыннан, 1962 елның 15-нче августы:

«Совет кешеләре кешенең галәмгә очуын үзләштерүенә таба тагын бер адым ясадылар. Совет кешесе галәмгә профсоюз юлламалары буенча очар вакыт килеп җитәр».

Текст Татарстан Республикасы Милли музееның фәнни-экспозицияләр бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Алсу Хәйруллина материаллары нигезендә әзерләнде. Тарихи фотолар ТР Милли музее тарафыннан тәкъдим ителде.

Барлык яңалыклар