В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Онлайн-очрашу 17.00 сәгатьтә Казан Үзәк китапханәсенең Instagram битендә туры эфирда башлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июль). 23-нче июльдә язучы, әдәби тәнкыйтьче, телевидение алып баручысы, журналист Александр Архангельский белән онлайн-очрашу узачак. Instagram социаль челтәрендә узачак туры эфирга барлык теләүчеләр кушыла ала.
Александр Архангельский 1962 елда Мәскәүдә туган. Күпләгән китаплар авторы, шул исәптән балалар өчен хезмәтләр, әдәбият буенча мәкаләләр, укыту пособиеләре авторы, шулай ук «Тикшеренү бюросы» романы өчен «Зур китап» премиясе лауреаты, «Ясная Поляна», «Новая словесность», «Студенческий Букер» премияләре номинанты һәм башкалар.
Онлайн-очрашу 17.00 сәгатьтә Казан Үзәк китапханәсенең Instagram битендә туры эфирда башлана, дип хәбәр итә оештыручылар.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә үзизоляция режимы гамәлдә булган вакытта «Якындагы китапханә» онлайн-проекты старт алды. Вебинарларны яшь Казан язучысы, «Лицей» һәм «Йолдызлы билет» премияләре лауреаты Булат Ханов, режиссер, продюсер, халыкара конкурслар лауреаты, РФ кинематографистлар берлеге әгъзасы, Казан дәүләт мәдәният институтының киносәнгать һәм анимация кафедрасы доценты Алексей Барыкин, Мәскәү әдәби тәнкыйтьчесе, «Стоунер» телеграм-каналы авторы һәм ФИКШН35 әдәби премиясен оештыручы Владимир Панкратов һәм башкалар уздырды.