Йөрүдә катнашучылар булачак паркларның панорамасын карап, адмиралтейство һәм борынгы шәһәрлекләр турында кызыклы фактлар белән танышачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче август). Казанлыларны Казансу елгасы ярлары буйлап территорияләр тарихына багышланган бушлай экскурсияләрдә катнашырга чакыралар. Катнашучылар булачак паркларның панорамасын карап, Татарстан башкаласының үткәне турында кызыклы фактлар белән танышачак.
Шулай итеп, 15-нче августта Рус-Немец Швейцариясендә «Тарихчылар белән пикник» узачак. Анда тарих фәннәре кандидаты Александр Овчинников һәм «Иске Казан» бергәлеге вәкилләре катнашачак. Алар булачак парк территориясендә археологик стоянкалар турында сөйләячәк. Пикникта катнашучылар Казансу I һәм Казанка II шәһәрләренең кайчан булганын, аларның кайда урнашкан һәм казу эшләре урыннарында нәрсәләр табылганын белә алачак. Барлык теләүчеләрне 16:00 сәгатьтә Миллениум күпере янындагы парковкада көтеп калалар. Теркәлү таләп ителә.
21-нче августта «Адмиралтейство бистәсендә һәм Казансуның Иске үзәнендә суднолар төзү тарихы» сәяхәте узачак. Очрашуны туган якны өйрәнүче Ян Гордеев һәм В.П.Чкалов исемендәге балалар техник иҗат үзәге судно модельләре спорты секциясендә катнашучылар үткәрәчәк. Чарада биредә төзелгән адмиралтейство һәм корабльләр төзелеше турында белергә мөмкин булачак. Теркәлгән катнашучыларны җыю урыны – Ленин һәйкәле, Лукницкий һәм Беренче Май урамнары киселешендә, 10:00 сәгатьтә.
28-нче август көнне 12:00 сәгатьтә туган якны өйрәнүче Марк Шишкин булачак «Манзара» паркы территориясе буйлап экскурсия уздырачак. Ул шәһәр тарихы өчен мөһим районнар: Кәҗә бистәсе, Гривка, шулай ук Ягодная һәм Адмиралтейство бистәләре белән чиктәш булачак. Экскурсиядә катнашучылар бу территорияләрнең үткәненә чума һәм Казанның Болгар чорыннан безнең вакытка кадәр ничек үзгәрүен белә алачак. Катнашучыларның җыелу урыны – «Түбән Заречье» пляжына борылу урыны, Кремль дамбасы ягыннан шлагбаум янында. Чарага теркәлү сылтама буенча.
Искәртеп узабыз, Казансу елгасының яр буе территорияләрен үстерү стратегиясе ТР Президенты инициативасы буенча эшләнде. Аның нигезендә Россиянең иң эре 12 яр буе паркыннан экосистема булдыру планлаштырыла. Беренче гамәлгә ашырылган проект «Урам» экстрим-паркы булды.