В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан халкына иминият тупланмаларын янәсе кире кайтарырга була дип электрон хатлар килә.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU 24-нче ноябрь). Интернетта мошенниклыкның яңа төре барлыкка килде – иминият тупланмаларын кире кайтару турында e-mail аша ялган мәгълүмат тарату.
Татарстанлыларга «Яндекс.Почта» сервисында ачылган электрон адреслардан хатлар килә. Хатка «Кире кайтаруны рәсмиләштерергә» дигән төймә урнаштырылган һәм «переводның уникаль номеры» күрсәтелгән.
ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлеге белгечләре бу төймәгә басмаска һәм билгесез сайтларда үз банк карталарыңның мәгълүматларын кертмәскә куша.