В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Түләү Тормыш юлы ачылуга 80 ел тулу уңаеннан ноябрь пенсиясе белән киләчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы октябрь). «Ленинградны саклаган өчен» медале яки «Блокадалы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнүче татарстанлылар 50 мең сум акча алачак. Бер тапкыр бирелә торган әлеге түләү Тормыш юлы ачылуга 80 ел тулу уңаеннан бирелә.
Аны Россия, Латвия, Литва, Эстония, Абхазия, Көньяк Осетия яки Приднестровье территорияләрендә даими яшәүче Россия гражданнары ала алачак. Түләү, гражданин мөрәҗәгатеннән башка, автомат рәвештә билгеләнәчәк һәм ноябрь пенсиясе белән бергә киләчәк.
Татарстанда бер тапкыр бирелә торган әлеге түләүне 137 кеше алачак. Федераль бюджеттан бу максатларга 6 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән, дип хәбәр итә ТР буенча Пенсия фондының матбугат хезмәте.