Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.06.2022, 11:55

Россия Пенсия фонды: Татарстанда гаиләләргә айлык пособиенең өчесенең күләме арттырылды

1 нче июньнән түләүләр суммасы яңа яшәү минимумы күләменнән чыгып исәпләнә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче июнь). 1 нче июньнән гаиләләргә бирелә торган айлык пособиенең өчесенең күләме артты: тулы һәм тулы булмаган аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен түләүләр, шулай ук йөкле хатыннарга түләүләр.

Пособиеләр суммасы яңа яшәү минимумы күләменнән чыгып билгеләнгән. Ул артканнан соң, йөклелекнең иртә срокларында исәпкә баскан хатын-кызларга түләү Татарстан буенча аена 6,4 мең сумга кадәр артты (эшкә яраклы өлкәннәрнең яшәү минимумының 50% ы). 8-17 яшьлек балаларның ата-аналары, үзләренә билгеләнгән пособие суммасына карап (50%, 75% яки баланың яшәү минимумының 100%) июнь аеннан аена уртача 5,7 меңнән 11,4 мең сумга кадәр акча алачак.

Беренче булып арттырылган күләмдәге түләүләрне июнь аенда пособие рәсмиләштерүче ата-аналар алачак. Бу айда рәсмиләштерелгән барлык пособиеләр арттырылган күләмдә түләнәчәк. Түләүләре июнь аена кадәр билгеләнгән ата-аналар аларны июль аенда арттырылган күләмдә алачак, дип хәбәр итә ТР буенча Пенсия фонды бүлегенең матбугат хезмәте.

«Яшәү минимумына бәйле түләүләр автомат рәвештә индексацияләнәчәк. Пособиеләрне һәм түләүләрне яңадан исәпләү өчен өстәмә гаризаларны тапшырырга кирәкми», – дип аңлатты ТР буенча Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Моннан тыш, июнь аеннан эшләмәүче пенсионерларга барлык социаль түләүләр, иминият һәм социаль пенсияләр, 10% ка арттырылган индексацияне исәпкә алып, түләнәчәк.

Барлык яңалыклар