Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.04.2022, 10:18

Россия Пенсия фонды: Татарстанда ел башыннан инвалидлык буенча пенсия 1,5 мең кешегә гариза язмыйча гына билгеләнгән

Иминият һәм социаль пенсияләрне билгеләүнең яңа тәртибе 2022 елның гыйнварыннан инвалидлык алганчы пенсионер булмаган кешеләр өчен гамәлдә.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче апрель). Ел башыннан гариза язмыйча гына 1,5 мең инвалид булган татарстанлыга түләү билгеләнгән. Иминият һәм социаль пенсияләрне билгеләүнең яңа тәртибе 2022 елның 1 нче гыйнварыннан инвалидлык алганчы пенсионер булмаган кешеләр өчен гамәлдә була башлады. Инвалидлык пенсионерга билгеләнгән очракта, Россия Пенсия фонды ай саен акчалата түләү башкара.

Пенсия һәм аңа социаль түләү, шул исәптән социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасы, Федераль инвалидлар реестры мәгълүматлары нигезендә гражданинны инвалид дип таныганнан соң билгеләнә, моның өчен Пенсия фондына раслаучы документлар тапшыру соралмый.

Инвалидлык буенча иминият яки социаль пенсияне билгеләү турындагы карар Федераль инвалидлар реестрыннан инвалидлык турында мәгълүмат кергән көннән 5 эш көненнән дә соңга калмыйча кабул ителә. Пенсия билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң 3 эш көне дәвамында Пенсия фонды бу хакта гражданга хәбәр итә. Пенсия билгеләнүе турында хәбәр дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка яки, порталда хисап язмасы булмаса, почта аша килә.

Пенсияне билгеләгәннән соң, гражданиннан пенсия китерүнең ысулын билгеләргә кирәк булачак. Пенсия алу турында гаризаны онлайн Россия Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша бирергә мөмкин. Түләүләрне илтеп бирү ысулын теләсә кайсы вакытта үзгәртергә була, моның өчен теләсә нинди уңайлы ысул белән файдалана аласыз: онлайн – Россия Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында, шәхсән – Россия Пенсия фондына яки күп функцияле үзәккә мөҗәрәгать итеп.

Пенсия инвалидлык билгеләнгәнче пенсионер булмаган гражданнарга билгеләнә. Инвалидлык инде пенсия алучы гражданга билгеләнә икән, Россия Пенсия фонды өстәмә айлык акчалата түләү билгели.

«Кайбер дәүләт хезмәтләрен социаль казначылык кысаларында актив режимда, ягъни гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка күрсәтүнең төп максаты –социаль ярдәм чараларын билгеләү процессын тизләтү һәм белешмәләр җыюдан баш тарту», - дип билгеләп үтте ТР буенча Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Барлык яңалыклар