В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иминият һәм социаль пенсияләрне билгеләүнең яңа тәртибе 2022 елның гыйнварыннан инвалидлык алганчы пенсионер булмаган кешеләр өчен гамәлдә.
Фото: Марат Мөгыйнов
Пенсия һәм аңа социаль түләү, шул исәптән социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасы, Федераль инвалидлар реестры мәгълүматлары нигезендә гражданинны инвалид дип таныганнан соң билгеләнә, моның өчен Пенсия фондына раслаучы документлар тапшыру соралмый.
Инвалидлык буенча иминият яки социаль пенсияне билгеләү турындагы карар Федераль инвалидлар реестрыннан инвалидлык турында мәгълүмат кергән көннән 5 эш көненнән дә соңга калмыйча кабул ителә. Пенсия билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң 3 эш көне дәвамында Пенсия фонды бу хакта гражданга хәбәр итә. Пенсия билгеләнүе турында хәбәр дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка яки, порталда хисап язмасы булмаса, почта аша килә.
Пенсияне билгеләгәннән соң, гражданиннан пенсия китерүнең ысулын билгеләргә кирәк булачак. Пенсия алу турында гаризаны онлайн Россия Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша бирергә мөмкин. Түләүләрне илтеп бирү ысулын теләсә кайсы вакытта үзгәртергә була, моның өчен теләсә нинди уңайлы ысул белән файдалана аласыз: онлайн – Россия Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында, шәхсән – Россия Пенсия фондына яки күп функцияле үзәккә мөҗәрәгать итеп.
Пенсия инвалидлык билгеләнгәнче пенсионер булмаган гражданнарга билгеләнә. Инвалидлык инде пенсия алучы гражданга билгеләнә икән, Россия Пенсия фонды өстәмә айлык акчалата түләү билгели.
«Кайбер дәүләт хезмәтләрен социаль казначылык кысаларында актив режимда, ягъни гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка күрсәтүнең төп максаты –социаль ярдәм чараларын билгеләү процессын тизләтү һәм белешмәләр җыюдан баш тарту», - дип билгеләп үтте ТР буенча Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.