Республикада бер генә ата-анасы булган гаиләләргә түләү һәр балага аена 4997,5 сум тәшкил итәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июль). Татарстанда 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балаларга һәм алдан медицина оешмаларына исәпкә баскан авырлы хатын-кызларга түләүләр буенча 11 мең гариза тапшырылган.
Яңа түләүләр әнисе яки әтисе генә тәрбияли торган 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга , шулай ук суд карары белән алимент билгеләнгән, әмма гаилә нинди дә булса сәбәпләр аркасында аны алмаган, йә мондый гаиләләр мохтаҗ дип танылса яки алимент алганнан соң да шундый булып калган очракта түләнә. Моннан тыш, түләүләр йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасына исәпкә баскан, шул исәптән керемнең түбән дәрәҗәсе булган хатын-кызларга тиеш.
Республикада бер генә ата-анасы булган гаиләләргә түләү һәр балага аена 4997,5 сум тәшкил итәчәк (ТРда бала яшәү минимумының 50%-ы – 9995 сум), ә йөкле хатын-кызга түләү – 5311 сум (ТРда хезмәткә сәләтле яшәү минимумының 50%-ы – 10 мең 622 сум). Түләүләр республикада һәр кешегә республикада җан башына яшәү минимумыннан ким булган керем – 9955 сум булган, күчемле һәм күчемсез мөлкәтне комплекслы бәяләгән гаиләләргә генә билгелиләр.
Пособиеләр гариза бирү характерында. Гаризаларны Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон юл белән тапшыру – иң ихтыяҗлы юл булып тора. Электрон гариза бирү клиент хезмәтенә барырга туры килмәячәк дигәнне аңлатмый, әгәр шәхси кабинетка документлар тапшыру кирәклеге турында хәбәр килсә, түләүдән баш тартмас өчен, документларны 5 эш көне эчендә тапшырырга кирәк. Әгәр мондый хәбәр килмәгән икән, фондка бару зарурлыгы юк, дип хәбәр итә ТР буенча РПФ бүлегенең матбугат хезмәте.
«Тапшырылган 11 мең гаризаның хаталы булганнары күп. Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша гаризалар биргәнче профильдә шәхси мәгълүматларны яңартырга кирәк. Гаризаларны төгәл тутырыгыз. Кирәкле документлар нигезендә мәгълүматлар кертегез. Исәп реквизитларын тулыландыруга аерым игътибар бирегез. Исәп гамәлдә, мөрәҗәгать итүченеке булырга тиеш. Пластик карта булган очракта, ул «МИР» түләү системасыныкы булырга тиеш. Түләүләр гариза бирелгән көннән түгел, ә айдан түләнә, июль ахырына кадәр вакыт бар әле», – дип шәрехләде Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.