В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Элек махсус урыннарга билетларны транспорт компанияләре кассаларында гына сатып алырга мөмкин иде.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июнь). Татарстанда коляскадагы инвалидлар махсус урыннар белән җиһазландырылган шәһәрара поездларга билетларны онлайн сатып алу сервисыннан файдалана ала.
Яңа опция республика халкына узган айдан бирле инвалидларның Федераль реестры белән «Россия тимер юллары» мәгълүмат системасының интеграциясе аркасында мөмкин булды. Реестр оешмаларның инвалидлык турындагы мәгълүматларга даими үтеп керә алуын тәэмин итә, һәм гражданнарга аны раслау зарурлыгы юк. Элек махсуслаштырылган урыннарга билетлар сатып алу МСЭ бюросының инвалидлык турындагы белешмәсен белдергәннән соң транспорт компанияләре кассаларында гына мөмкин иде, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте.
Инвалидларның Федераль реестры гражданнарга хезмәт күрсәтергә ярдәм итә торган бердәнбер мисал түгел. Бүген реестр мәгълүматларын инвалидларга хезмәт күрсәтүче барлык дәүләт ведомстволары куллана. Мәшгульлек үзәкләре, мәсәлән, инвалидларны һөнәри тернәкләндерү һәм аларны эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәтү барышында инвалидларның Федераль реестры мәгълүматларына мөрәҗәгать итә. Узган елның июленнән инвалидларның Федераль реестры шулай ук инвалидлар өчен ташламалы парковка бирү өчен федераль мәгълүматлар базасы сыйфатында кулланыла.