Бердәм ярдәм чарасы 2023 елның 1 нче гыйнварыннан гамәлгә керәчәк, түләүләрне Россия Социаль фонды гамәлгә ашырачак.
Фото: Денис Гордийко
«Универсаль пособие Россия Президенты Владимир Путинның балалы гаиләләргә комплекслы ярдәм күрсәтү турындагы йөкләмәсен үтәү кысаларында кертелә», – дип билгеләде Эдуард Вафин. 28 нче сентябрьдә бердәм пособие турындагы закон проекты Дәүләт Думасына кертелде, ә узган атнада, 18 нче октябрьдә, норматив-хокукый акт беренче укылышта кабул ителде, хәзер аңа төзәтмәләр әзерләнә.
Универсаль пособие алты төр түләүне берләштерер дип көтелә: йөкле хатын-кызларга пособие; беренче һәм икенче баланы карау буенча айлык түләүләр; мәҗбүри социаль иминиятләштерелергә тиеш булмаган гражданнарга бала карау буенча пособие; 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр.
Э.Вафин сүзләренчә, йөкле хатын-кызлар һәм 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр (җан башына уртача кереме бер кешегә яшәү минимумыннан түбәнрәк булса) ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алачак. «Универсаль пособие мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү нәтиҗәләре буенча билгеләнә – милек, хезмәт хакы һәм кертемнәрдән керем исәпкә алыначак», – дип аңлатты Россия Пенсия фондының төбәк бүлеге идарәчесе. Әйтик, гаиләнең милектә берничә фатиры булса һәм һәр гаилә әгъзасына 24 кв. метрдан артык торак мәйданы туры килсә, түләүдән баш тартырга мөмкиннәр. Яисә гаиләнең берничә торак йорты булса һәм бер гаилә әгъзасына 40 кв. метрдан артык туры килсә дә, пособие түләнмәячәк.
Бердәм пособие күләме бер гаилә әгъзасына җан башына уртача керемнән чыгып исәпләнә. 2023 елның 1 нче гыйнварыннан социаль түләүләрне 3,3% ка индексацияләгәндә, универсаль пособие күләме 5926 сум, 8889 сум яки 11 мең 852 сум тәшкил итәргә мөмкин – бу республикада балага яшәү минимумының 50% ы, 75% ы яки 100% ы. Шул ук вакытта гаиләнең объектив тормыш шартлары буенча кереме булмаса, әйтик, баланы бердәнбер ата-ана караса, нуль кереме кагыйдәсе кулланыла.
Универсаль пособие бер елга билгеләнә һәм бала 17 яшькә җиткән очракта туктый. Моннан тыш, йөкле хатын-кызлар, баласы тугач, универсаль пособие алу турында гариза язарга тиеш.
Йөкле хатын-кызлар өчен пособие күләме артачак: хәзер түләү эшкә яраклы халык өчен төбәктәге яшәү минимумыннан 50%, 75% яки 100% күләмендә исәпләнәчәк. Әгәр дә хатын-кызлар йөклелекнең 12 атнасына кадәр учетка бассалар, әниләр өчен универсаль пособие билгеләнә. Түләү медицина оешмасында теркәлгәннән башлап исәпләнә (ләкин 6 атнадан да алдарак түгел) һәм бала тудыру аена кадәр түләнә.
Өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр берьюлы 2 түләү ала алачак: бюджеттан универсаль пособие дә, ана капиталыннан да түләүләр. Шул ук вакытта соңгысы ихтыяҗны комплекслы бәяләмичә билгеләнәчәк. Шул ук вакытта гаиләнең җан башына уртача кереме бер кешегә 2 яшәү минимумыннан артмаска тиеш. 1 нче гыйнвардан ата-аналарның балаларына түләүне, туу чираты нинди булуга карамастан, рәсмиләштерү мөмкинлеге туачак, хәзер андый хокук икенче балага гына бар.
«2022 елның 31 нче декабренә кадәр дөньяга килгән балаларның ата-аналары иске кагыйдәләр буенча түләүләр ала яки универсаль пособиегә күчә ала», – дип аңлатты Э.Вафин.
Универсаль пособие алу өчен гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы, КФҮ яки Россия Социаль фондының клиентлар үзәкләре аша бирергә мөмкин булачак. Пособие билгеләү турындагы карар гариза теркәлгәннән соң 10 эш көне эчендә чыгарыла. Аннан соң беренче түләү 5 эш көненнән дә соңга калмыйча башкарыла. Ниндидер мәгълүматны ачыкларга кирәк булса, гариза буенча карар кабул итү вакыты арттырылырга мөмкин.
«Универсаль пособие түләүгә акчалар ил һәм республика бюджетларыннан 60% һәм 40% күләмендә бүленәчәк», – диде ТР финанслар министры урынбасары Гела Герасимова. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2023 елда Татарстан өчен финанслау күләме 18,7 млрд сум тәшкил итәчәк, шул исәптән федераль бюджеттан – 11,2 млрд сум һәм республика бюджетыннан – 7,5 млрд сум.