В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Медицина оешмаларына йөклелекнең иртә срокларында исәпкә баскан хатын-кызларга пособие билгеләнә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы декабрь). Татарстанда 10 меңнән артык йөкле хатын-кыз дәүләт ярдәме ала. Йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмаларына исәпкә баскан Россия гражданлыгы булган хатын-кызларга пособие түлиләр.
Әгәр дә гаилә милке күчемле һәм күчемсез мөлкәт таләпләренә туры килсә һәм гаиләдәге кешегә айлык керем җан башына яшәү минимумыннан артмаса, түләү билгеләнә. Татарстанда ул 11 мең 832 сум тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 нче гыйнварыннан Россиядә бердәм пособие кертелә, ул 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә һәм иртә срокларда – йөклелекнең беренче 12 атнасында исәпкә баскан йөкле хатын-кызларга ярдәм итүнең гамәлдәге чараларын берләштерәчәк. «Бүген йөкле хатын-кызлар эшкә яраклы халыкның яшәү минимумыннан якынча 50% күләмендә пособие ала ала. Киләсе елның 1 нче гыйнварыннан гаилә керемнәренә карап, булачак әни төбәк яшәү минимумыннан 50, 75 яки 100% күләмендә пособие алачак», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.
Йөкле хатынга бердәм пособиене исәпләү өчен йөклелекнең 12 атнасыннан соң гариза бирергә – аны дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрергә яки Россия Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Түләүләр медицина оешмасында исәпкә куелган айдан башлап бала тудырганчы ай саен киләчәк. Пособие алуның планлы вакыты 8 ай булачак. Түләүләр «Мир» банк карталарына гына күчерелә. Шуны истә тотарга кирәк: пособиегә гаризалар тутырганда, карта номеры түгел, ә мөрәҗәгать итүченең счет реквизитлары күрсәтелә.
Бала тугач, ата-ана 17 яшькә кадәрге балага түләүне үз эченә алган пособие алу өчен башка гариза бирә алачак.
Айлык пособиеләр турында өстәмә мәгълүматны контакт-үзәк номеры буенча белергә була: +7(800)600-00-00, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлекчәсе матбугат хезмәте.