В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Пенсия фондын һәм социаль иминият фондын берләштерү бердәм сорау буенча социаль ярдәм алырга мөмкинлек бирәчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
Россия Пенсия фонды сайтында Социаль фонд турында яңа бүлек барлыкка килде инде. Яңа структура бизнеска административ йөкләнешне киметү һәм дәүләт социаль иминияте хезмәтләре күрсәтүче илдә яшәүчеләр категорияләрен киңәйтү өчен төзелә. Халык электрон сервислардан күбрәк файдалана алачак, балалары булган гаиләләр һәм йөкле хатын-кызлар бердәм пособие ала башлаячак, ә иминиятчеләрдән хисап яңа формада кабул ителәчәк.
Пенсия фондының ТР буенча бүлекчәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Россия Пенсия фонды һәм Социаль иминиятләштерү фонды тарафыннан бирелгән барлык хезмәтләрне һәм белешмәләрне, структураларны берләштергәннән соң, элеккеге режимда күрсәтүне дәвам итәчәкләр.
Яңа елдан социаль фонд хезмәтләрен клиентларга хезмәт күрсәтүнең бердәм офисларында Россия пенсия фондының элеккеге адреслары буенча алырга мөмкин булачак. Аларның күбесе пилот режимында эшли башлады инде.
«Пенсия белән тәэмин итү өчен генә җаваплы оешмадан Россия пенсия фонды гражданнарга туганнан алып гомер буе ярдәм итү чараларын тәкъдим итүче куәтле социаль институтка әверелде. Аны социаль фондка әйләндерү Россиядә пенсия һәм социаль иминиятләштерүне камилләштерүдә яңа вектор бирәчәк», – дип саный Россия пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.