Гаиләнең, бала туганнан соң сертификат сорап клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итмичә, шунда ук акча белән эш итү мөмкинлеге бар.
Фото: Денис Гордийко
Сертификатларны проактив режимда (ягъни автомат рәвештә) бирү Россия Пенсия фондында 2020 елның апрель урталарында кертелде. Шул вакыттан бирле ТР Пенсия фонды бүлеге проактив режимда 65,5 мең сертификат (беренче һәм икенче бала туганда) биргән.
Россия Пенсия фонды сертификатны проактив режимда электрон рәвештә рәсмиләштерә, аннары фонд сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында ата-ананың шәхси кабинетына җибәрә. Шуннан соң шәхси кабинет аша ата-аналар акча белән эш итү турында гариза бирә һәм аларның күпме калганлыгын контрольдә тота ала. Гаиләдә бала туганнан соң, клиент хезмәтләренә сертификат сорап мөрәҗәгать итмичә, ана капиталы белән шунда ук эш итү мөмкинлеге барлыкка килә, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте.
Ведомствода 2021 елдан ана капиталын алу һәм аны сайлап алынган максатларга юнәлтү тизрәк башкарылуын искә төшерәләр. Сертификатны рәсмиләштерү вакыты – 5 эш көненә кадәр, акча белән эш итү вакыты 10 эш көненә кадәр кимегән.