В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үзгәрешләр түләүләрне почта элемтәсе бүлекләре һәм башка оешмалар аша алучыларга кагылмый.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июль). 2021 елның 1-нче июленнән барлык социаль түләүләрне «Мир» милли түләү системасы карталарына күчерәчәкләр.Бу таләп пенсия һәм башка социаль түләүләрне башка түләү системаларының банк карталары счетларына алучы гражданнарга гына кагыла.
Үзгәрешләр түләүләрне почта элемтәсе бүлекләре, пенсия китерү белән шөгыльләнүче башка оешмалар, кредит оешмаларындагы счетлар (кертемгә, мәсәлән, банк картасыннан башка) аша алучыларга кагылмый, алар өчен берни дә үзгәрмәячәк, пенсияләр элеккеге схема буенча биреләчәк.
Реквизитларны үзгәрткән очракта дәүләт хезмәтләре, ПФР сайтында шәхси кабинет аша счетны үзгәртү турында гариза җибәрергә кирәк, яки алдан язылып шәхсән аны КФҮгә яки Пенсия фондына җибәрергә кирәк. Пенсия алу датасы элеккечә калачак, дип хәбәр итә ТР буенча РПФ бүлеге матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, 1-нче июльдән казанлылар яңа пособиеләр алу өчен гариза тапшыра алачак.