Мәгълүматны Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетта яки дәүләт хезмәтләре порталында алырга мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче март). Якынча 295 мең татарстанлы электрон хезмәт кенәгәсен сайлады.
«Электрон кенәгә бирә торган төп өстенлек – документтан дистанцион файдалану мөмкинлеге. Эшкә урнашканда эш бирүчегә электрон хезмәт кенәгәсеннән өземтәне күчереп алып җибәрү дә җитәчәк», – дип билгеләде Пенсия фондының ТР буенча бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.
Хезмәт эшчәнлеге турындагы белешмәләр белән электрон өземтә PDF-форматта формалаштырыла һәм Россия Пенсия фондының төбәкара мәгълүмат үзәгенең квалификацияле электрон имзасы белән раслана.
Электрон хезмәт кенәгәсеннән мәгълүматны Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетта яки дәүләт хезмәтләре порталында алырга мөмкин, дип хәбәр итә Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте.