Белдерү хатлары 45 яшьтән өлкәнрәк ир-атларга һәм 40 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларга РФ Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка җибәрелә.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы апрель). 2022 елдан башлап Россия Пенсия фонды гражданнарга аларның булачак картлык буенча иминият пенсияләренең күләме һәм тупланмалар суммасы турында актив рәвештә хәбәр итә башлады. Хәбәрләр 45 яшькә җиткән ир-атларга һәм 40 яшь тулган хатын-кызларга РФ дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка җибәрелә. Алга таба мәгълүмат аларга өч елга бер тапкыр киләчәк.
Бүгенге көндә формалаштырылган пенсия һәм тупланмалар турында мәгълүматны Татарстанның 19 мең кешесе алды. Россия Пенсия фондының мәгълүмат хатында гражданнар картлык буенча иминият пенсиясен алу шартлары белән таныша, пенсиягә чыкканчы нинди стажга ия булырга кирәклеген һәм түләүләрнең фаразланган күләмен белә алалар, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте.