В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңалыклар 1 нче ноябрьдән бирле гамәлдә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче ноябрь). 1 нче ноябрьдән Россия Хөкүмәте карары нигезендә мобилизацияләнгән гражданнарның керемнәре балалар пособиеләрен билгеләгәндә исәпкә алынмый.
«Әгәр баланың әтисен мобилизацияләү буенча хәрби хезмәткә чакырсалар, аның үткән хезмәт хакы, премияләр, эшмәкәрлек керемнәре һәм башкалар, мохтаҗлыкны билгеләгәндә исәпкә алынмый», – дип аңлатты Пенсия фондының Татарстан бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.
Аның сүзләренчә, элек гаиләгә, иренең хезмәт хакы булмау сәбәпле, акча билгеләү башкарылмаган булса, хәзер мобилизацияләнгән кешенең хатыны пособие сорап кабат пенсия фондына мөрәҗәгать итә ала. «Хисап чорында керемнәре булмау сәбәпле түләүдән баш тарту турында карар чыгарылмаячак», – ди Э.Вафин.
Мохтаҗлык 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар һәм йөкле хатын-кызлар өчен айлык пособие билгеләгәндә билгеләнә. Ярдәмне бер кешегә уртача кереме яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләр ала ала. Түләүне алу өчен ата-аналарда расланган хезмәт хакы яки аның булмавының объектив сәбәпләре булырга тиеш. Гаилә милкенә дә таләпләр куела.
Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылуны раслаучы документлар мөстәкыйль рәвештә тапшырыла. Пособие гаиләләргә 6 айга бирелә, алар беткәч Пенсия фондына яңа гариза бирергә кирәк булачак.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 нче гыйнварыннан Россия социаль фонды (пенсия фондын һәм социаль иминият фондын берләштерә) 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә һәм иртә срокта учетка баскан йөкле хатыннарга универсаль пособие түләячәк. Мондый ярдәмне Татарстанда яшәүче 152 мең кеше алыр дип көтелә. Универсаль пособие алты төр түләүне берләштерәчәк.