В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспозиция 1 нче июньдә ачыла.
Фото: ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее
«Башка сәнгать» экспозициясендә эшләпәле ир-атларның силуэты чагыла торган Казан пейзажлары тәкъдим ителәчәк. Бу деталь рәссамның автопортреты, Н.Пономаревның үзенчәлеге булып тора. Пейзажлардан тыш, күргәзмәгә килүчеләр янтар-сары һәм зөбәрҗәт төсләрдәге портретлар һәм натюрмортларны да күрәчәк.
Күргәзмә 1 нче июньдә 16:00 сәгатьтә ачыла. Картиналарны 3 нче июльгә кадәр күрергә мөмкин булачак. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның матбугат хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә, экспозиция музейның күп кенә әсәрләрне тәкъдим иткән Казанның шәхси коллекционерлары белән хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән.
Наркис Пономарев (1946-1996) Казанга 1978 елда килә. Аның тормышы Киров районы белән тыгыз бәйләнгән, ул анда башта баш рәссам, аннары «Заречье» балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә эшләгән. Рәссам әсәрләрен тану һәм югары бәяләү 1990 нчы елларга туры килә. 1996 елда аны ТР Рәссамнар берлегенә кабул итәләр.