В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Концертка керү – бушлай
Фото: Денис Гордийко
Музыкаль кичәгә теләгән һәркем килә ала. Чара 18:30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе.
Исегезгә төшерәбез, урам сәхнәсе белән җәйге ишегалды узган ел Казан Мэры Илсур Метшин кушуы буенча төзекләндерелде. Идея мәктәп бинасын капиталь ремонтлау барышында барлыкка килгән. Соңрак монда «Музыкаль ноталар» арт-объекты барлыкка киләчәк. Мәктәп яны территориясендә җыела торган түбәле сәхнә җиһазландырылган, тамашачылар өчен зона 200 урынга исәпләнгән. Ишегалдында беренче концерт май аенда булды. Тыңлаучылар арасында шәһәр башлыгы да бар иде.