В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәм чаралары 9 нчы майда Зәйни Солтан урамындагы скверда узачак.
Фото: Денис Гордийко
Программа 12:00 сәгатьтә Зәйни Солтан урамындагы скверда «Әл-Мәрҗани» мәчете янында башланачак. Шәһәр халкы өчен кыр кухнясы, «Арлекино» коллективыннан бию номерлары һәм Бөек Ватан сугышы тарихы буенча викторина әзерләгәннәр. Сугыш еллары җырлары белән бәйрәм кунаклары алдында Светлана Говорунова, Арман Андосов һәм «ЖИВаGO» төркеме солисты Артем Зайцев чыгыш ясаячак.
Моннан тыш, чарада «Кино һәм музыка» проектын тәкъдим итәчәкләр: Татарстанның эстрада һәм театр артистлары үзебезнең ил кинематографының хитларын башкарачак.
Бәйрәм көне ахырында Казан халкына һәм кунакларына хәрби темага фильм күрсәтеләчәк, ул 18:30 сәгатьтә башлана.
Программаны «Иске шәһәр» префектурасы белән бергә «Тарихи мохит» МБУ, «Авторадио», «Татаркино» һәм «Мир» кинотеатры оештыра, дип хәбәр ителә префектураның Telegram-каналында.
Исегезгә төшерәбез, 9 нчы майда Казанда масштаблы бәйрәм чаралары узачак. Җиңү парады Меңьеллык мәйданында 10:00 сәгатьтә башланачак.