В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәхнәдә «Кино» төркеменең трибьют-коллективлары чыгыш ясаячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы сентябрь). 15-нче сентябрь көнне Горки-Әмәт урманында Виктор Цой җырларын башкарачаклар. Биредә танылган Россия башкаручысы истәлегенә багышланган «Видели ночь» фестивале узачак.
Бу көнне сәхнәдә «Кино» төркеменең трибьют-коллективлары чыгыш ясаячак: «Марш», «Бревис», «Промzona», «Камчатка», шулай ук музыкантлар Александр Чернов, Константин Игнатов, Алексей Шадварин һәм Екатерина Белова.
Фестиваль 16.00 сәгатьтә башлана. Керү бушлай, дип хәбәр итәләр Горки-Әмәт урманының Instagramдагы аккаунтында.