Марат Зариповка балигъ булмаганнарга карата кылынган җинаять эшләре буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче сентябрь). 11-нче сентябрьдә ТР буенча Россия Тикшерү комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Зарипов гражданнарны шәхси кабул итәчәк.
Кабул итү Казан шәһәре Идел буе районы буенча тикшерү бүлегендә Мәүлетов урамы, 19 йорт адресы буенча узачак.
Гражданнар ТР буенча Россия Тикшерү комитеты җитәкчесенең беренче урынбасарына балигъ булмаганнарга карата кылынган җинаять эшләре буенча да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Гражданнарны кабул итү буенча мәгълүматны түбәндәге телефоннар аша алырга мөмкин: 8 (843) 221-74-14, 8 (843) 224-92-30, дип хәбәр иттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.