Катнашучылар адаптив спорт үсеше буенча координацион совет булдыру турында фикер алышталар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче ноябрь). Координацион совет эше, инвалидларны эшкә урнаштыру, “Игелекле Казан” проекты кысаларында мохтаҗ кешеләрнең бердәм базасын булдыру мәсьәләре буенча бүген хәйрия оешмалары белән очрашу барышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров фикер алышты.
Катнашучыларны сәламләп, ул хәйрия оешмаларына эшләре өчен рәхмәтен белдерде. “Бурычыбыз – авыр хәлдә калган кешенең кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белү һәм ярдәм алачагына ышануы. Моңа уртак эш итеп кенә җитә алабыз”, - диде ул.
Координацион совет уртак эш итүнең бер мисалы булырга тиеш. Искәртергә кирәк, Казанда адаптив спорт үсеше һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне актив яшәү рәвешенә җәлеп итү өчен совет төзергә планлаштырыла. Әлеге карарны 29 октябрьдә Казан шәһәр Думасының XXIX сессиясе утырышында игълан иттеләр.
Рөстәм Гафаров ассыызыклап үткәнчә, Казан Мэриясе хәйрия оешмалары белән тыгыз элемтәдә торачак. “Сез кемгә ярдәм итәргә, теге яки бу чараны ничек оештырырга кирәклеген яхшырак беләсез. Сез – әлеге юнәлештә дәүләтнең төп ярдәмчесе”, - диде ул.
Хәйрия оешмалары вәкилләре әлеге тәкъдимне хупладылар. Якын арада алар Башкарма комитетка совет эше буенча үз карашларын җибәрәчәкләр.
Анжела Вавилова ис. хәйрия фонды директоры урынбасары Ольга Мишутина Казанда инвалидлар абилитациясе юнәлешен үстерергә тәкъдим итте. Әлеге юнәлеш инвалидларда көнкүреш, иҗтимагый, һөнәри күнекмәләр булдыруны күз алдында тота. Әлеге идеяне башкалар да хуплады.
Казанда иппотерапия үсеше турында “Детям” ТР хәйрия оешмасы җитәкчесе Аделина Минһаҗова сөйләде. Алар инвалид балалар өчен атта йөрүне шәһәрдә беренчеләрдән булып үстерә башладылар. Ул сөйләгәнчә, бүгенге көндә ябк мәйданчык белән проблемалар бар, ә ачык мәйданчык елдан-ел кечкенәя.
Фикер алышкан тагын бер тема булып “Игелекле Казан. Хәйриячелек: төбәкләр тәҗрибәсе” III ачык форумын уздыру торды. “Игелекле Казан” проекты менеджеры Марат Исмәгыйлов сөйләгәнчә, ике көн эчендә форум кунаклары хәйриячелек эше технологияләре, бизнес, дәүләт һәм коммерцияле булмаган оешмаларның уңышлы хезмәттәшлеге мисаллары, казанда хәйриячелек үчеше преспективалары белән танышачаклар. Чара 29-30 ноябрьдә Татарстан башкаласында узачак. Форумда катнашу бушлай, рәсми сайтта теркәлү мөмкинлеге ачылган.