Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.03.2019, 10:59

Казанда беренче язгы уикенд: май чабу, Скандинавия йөреше һәм лекцияләр

KZN.RU порталы киләсе ялларга афиша әзерләде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче март). Календарь буенча яз килеп җитүгә карамастан, карлы яллар башкала кунаклары һәм халкы өчен күңелләренә хуш килер дип уйлыйбыз. KZN.RU порталының атналык афишасында киләсе ялларда узачак чаралар белән тулырак таныша аласыз.

Скандинавия йөреше буенча тренировкалар

2 һәм 3 март, 9.00 сәгатьтә

2 мартта әлеге дәрес  «Комсомолец» паркында узачак. Очрашу урыны – Курчатов урамы ягындагы төп керү урыны янында. Катнашу өчен түбәндәге телефон буенча шалтыратырга кирәк: +7 (905) 317-03-52.

Шимбә көнне казанлыларны «Крылья Советов» паркына шулай ук дәресләргә чакыралар. Түбәндәге телефон буенча алдан язылу сорала: +7(965) 587-79-97. Теркәлү узган кешеләрне бию мәйданчыгы янында көтәчәкләр.

3 мартта тренировка «Сосновая роща» паркында («Химиклар мәдәният йорты» янында) узачак, очрашу урыны – балалар мәйданчыгы яны. Теләкләре булган кешеләр түбәндәге телефон номеры буенча языла алалар: +7(965) 587-79-97.

Скандинавия йөреше буенча дәресләр шулай ук бу көнне Горький-Әмәт урманында булачак. Катнашучылар чаңгы базасы янында җыелышачак. Түбәндәге телефон буенча язылырга кирәк: +7 (905) 317-03-52.

Май чабу

2 март, 10.00 сәгатьтә

Коры елга поселогындагы «Елки» трассасында май чабу чарасы узачак. Тамашачылар кросс мотоциклларында һәм питбакларда ярыш карый алачак. Соңыннан байкерлар Май чабу карачкысын ягачак һәм беленнәр әзерләячәкләр.

Психология фестивале

2 март, 11.00 сәгатьтә

“Өч яз киты” психология фестивалендә казанлыларны һәм башкала кунакларын 3 бушлай психология остаханәсе көтә. Биредә психологлар тәҗрибәләре турында сөйләячәк, белемнәре белән уртаклашачаклар һәм үз-үзеңне ныграк танып белергә ярдәм итәчәкләр. Белгечләр белән очрашулар 11:00, 13:00 һәм 15:00 сәгатьләрдә булыр дип көтелә.

Чара «Горизонт» иҗади киңлегендә үтәчәк. Катнашу өчен алдан теркәлү узарга кирәк.

Бразилия капоэйрасы буенча бушлай мастер-класс

2 март, 16.00 сәгатьтә

Традицион Бразилия капоэйра мәктәбенең җитәкчесе һәм баш тренеры Оскар Тахавиев ачык дәрес уздырачак.

Капоэйра – көрәш сәнгате, уеннар, акробатика, музыка һәм биюләрнең мавыктыргыч кушылмасы. Дәрескә 10 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем дә килә ала. Үзең белән алмашка аяк киеме, уңайлы кием алып, яхшы кәеф белән килергә генә кирәк. Дәрескә +7(987)221-07-49 телефонындагы WhatsApp аша язылырга кирәк. Чара Һади Такташ урамы, 58 адресы буенча узачак.

Испан теле буенча ачык дәрес

3 март, 13.00 сәгатьтә

Казанның Кави Нәҗми ур., 8 адресы буенча урнашкан чит телләр мәктәбендә Испан теле буенча Колумбиядән килгән кунак белән бушлай дәрес узачак.

Кара тишек турында лекция

3 март, 18.00 сәгатьтә

«Смена» заманча мәдәният үзәгендә «Стивен Хокинг дөньясы» фәнни-популяр лекцияләр циклы старт ала. Беренче лекциянең темасы – «Кара тишек гение». Казан федераль университетының Физика институты аспиранты Дмитрий Грошев кара тишекнең төп үзенчәлекләре, аларны тикшерү тарихы, һәм, әлбәттә инде, танылган галим Стивен Хокингның мавыктыргыч ачышларының асылы турында сөйләячәк.

Барлык яңалыклар