Фестиваль кунакларын автор коктейльләре, музыкаль программа һәм мастер-класслар көтә.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
«Казанда эре халыкара мәдәни, тарихи һәм спорт чаралары гына түгел, ә шундый, тар профильле чаралар да уза. Бу, чыннан да, шәһәрнең үсеш алуы һәм Россиянең гастрономия башкаласы статусын раславы турында сөйли. Безнең өчен бу шәһәр брендын алга этәрүдә бик мөһим чара, – диде ул. – Кунакларда уңай тәэсир калдыру, туристларның безгә кире әйләнеп кайтырга теләве бик мөһим. Казанда бик шәп һәм тәмле булуын бөтен кеше белсен иде».
Чараны оештыручыларның берсе Валентина Скибинская сүзләренә караганда, фестивальдә кунакларга эксклюзив меню тәкъдим итәчәкләр һәм төрле активлыклар оештырачаклар. Шулай ук бай музыкаль программа да планлаштырылган. Мәсәлән, казанлылар алдында рус рогы легендасы Найк Борзов һәм Tesla boy Россия электропоп-төркеме чыгыш ясаячак. «Без кешеләргә «эчемлекләрне куллану культурасы»ның нәрсә икәнлеген җиткерергә телибез, – дип сөйләде ул. – Әлеге индустриядә эшләүче профессионалларның бу эшкә тормышларын багышлауларын, үз эшләренә җаваплы карауларын күрсәтергә. Чөнки барменнар әзерли торган эчемлекләрне сәнгать әсәрләре дип әйтергә мөмкин, чөнки үзенчәлекле тәм булдыру өчен күп көч сарыф ителә».
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Barproof Street фестивале масштаблы Barproof Congress – 2021-ң өлеше булачак, дип хәбәр итте. Конференция бишенче тапкыр узачак һәм 1000-нән артык профессионалны җыячак. Ул «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында 1-нче һәм 2-нче июльдә Россия һәм дөнья спикерлары катнашында узачак белем бирү блогын, шулай ук мастер-класслар һәм Barproof Awards бар индустриясе вәкилләре арасында премия бүләкләү тантанасын үз эченә ала. 22 номинациядә җиңү өчен 60 бар көрәшәчәк.
Чараның Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең куркынычсызлык чараларын һәм күрсәтмәләрен үтәп башкарылуы мөһим. Барлык килүчеләргә битлекләр, перчаткалар һәм антисептик чаралар биреләчәк. «Моннан тыш, яшь буенча катгый чикләүләр гамәлдә булачак – бары тик 18 яшьтән генә мөмкин, чөнки алкогольсез моктейльләрдән тыш, барлар коктейльләрне классик мәгънәдә дә тәкъдим итәчәк. Фестиваль үткәрелү урынында Казан халкының һәм кунакларының шәхесен һәм яшен раслаучы документлар тикшереләчәк. Шуңа күрә паспортыгызны алырга онытмагыз», – дип кисәтте Талия Миңнуллина.