В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәзерге вакытта шәһәрдә әлеге программа буенча 49 йорт яны территориясе төзекләндерелә
Фото Идел буе һәм Вахитов районнары администрациясе матбугат хезмәте тарафыннан тәкъдим ителә
Казанның Вишневский урамында урнашкан 22 нче йорт ишегалды «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында башкалада төзекләндерелгән беренче ишегалды булып тора. Биредә яңа асфальт җәелгән, заманча яктырту җайланмалары куелган. Эшләр тулысынча тәмамланган.
Төзекләндерелгән киңлекнең мәйданы – 3,1 мең квадрат метр, биредә 150 дән артык кеше яши.
Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе хәбәр иткәнчә, якын арада ишегалдында өстәмә рәвештә кече архитектура эшләнмәләре: эскәмияләр, урналар һәм куаклар өчен махсус җайланмалар куелачак.
Казанда төзекләндерү программасы буенча яңарту эшләре апрель башында башланган. Подрядчылар беренче объект буларак Ямашев проспектында урнашкан 48 нче йорт территориясен төзекләндерә башлаган.
Хәзерге вакытта эшчеләр күпфатирлы 102 йортны үз эченә алган 49 йорт яны территориясен яңарту эшләре белән шөгыльләнә.
Быел «Безнең ишегалды» программасы ярдәмендә Казанда барлыгы 420 ишегалды төзекләндерелергә тиеш. Эшләр барышында 550 мең квадрат метрдан артык территория үзгәреп, 100 мең кеше өчен яшәү шартлары тагы да яхшырачак.