Экологик транспор 3-нче номерлы троллейбус маршруты буенча 15-нче октябрьгә кадәр файдаланылачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы август). Бер ай эчендә Казанда беренче электробус 12,5 мең пассажир күчергән, гомуми алганда 5800 чакрым юл узган. Экономияле һәм экологик җәмәгать транспорты 3 – нче номерлы «Академик Глушко-елга порты» троллейбус маршруты буенча 15-нче октябрьгә кадәр файдаланылачак, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбе вакытында «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Айдар Габделхаков.
Кама автомобиль заводында җитештерелгән электробус шәһәр урамнарына беренче тапкыр 15-нче июльдә чыкты. А.Абдулхаков сүзләренә караганда, предприятие яңа транспорт төрен хуплаган пассажирлардан 684 уңай бәяләмә кабул иткән. Шәһәр халкы үз теләкләрен электробуста ук калдыра ала – салонда QR-код һәм элемтә өчен телефон номеры урнаштырылган.
«Машинаның авырлыгы аңа тизлеген сәгатенә 75 км га кадәр арттырырга мөмкинлек бирә, ярты минут эчендәкүрсәткечләр 60 км га кадәр җитәргә мөмкин. Салон эчендә видеокүзәтү камералары, иярчен навигациясе системасы, кондиционер, USВ портлары урнашкан, алар ярдәмендә пассажирлар телефоннарын кора ала. Двигательләрнең эше кою-титанат аккумулятор батареялары белән тәэмин ителә, ягъни зарядкасыз электробус 60 чакрымга кадәр узарга мөмкин. Электробусның өзлексез эшләве өчен сожгы «Елга порты» станциясендә «Торнадо» җайланмасы урнаштырылган, ул зарядканы 20 минут эчендә тәэмин итә», – дип сөйләде предприятие җитәкчесе яңа транспорт төренең үзенчәлекләре турында.
«Метроэлектротранс» МУП тест эксплуатациясе тәмамланганнан соң шәһәрдә троллейбуслар һәм автобуслар белән чагыштырганда электробустан файдалануның икътисадый нәтиҗәлелеге турында хисап әзерләячәк.