Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.10.2025, 11:10

Казанның беренче социалистик шәһәре мәдәни мирас объекты дип танылды

Бүгенге көндә комплексның кайбер биналары төзекләндерүгә мохтаҗ

Казанның Адмирал бистәсендәге беренче социалистик шәһәр Россиянең тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре реестрына кертеләчәк. 5,2 гектар мәйданлы квартал уңай экспертиза бәяләмәсе алды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты матбугат хезмәте.

Комплекс 1928 елдан 1949 елга кадәр Адмирал, Урицкий һәм Кече Мәскәү урамнары арасында төзелгән. Ул Казанда социалистик шәһәр үрнәге буларак төзелгән беренче торак массив булып санала. Биредә яңа заводлар белән бергә йортлар, балалар бакчалары һәм социаль инфраструктура учреждениеләре салынган.

Квартал территориясендә төп 14 корылма, шул исәптән совет конструктивизмы үрнәге булган «Йолдызлы йорт» та сакланып калган. Бүгенге көндә күп кенә биналар төзекләндерүгә мохтаҗ, аларның 60% ка якыны җимерек хәлдә, ди белгечләр.

«Без Совет чорында Казанның нинди булуын, беренче эшче районнарның ничек барлыкка килүен күрсәтә торган һәм шул замандагы архитектура үрнәкләрен чагылдырган мәдәни мирасны саклыйбыз», – диде Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин.

Алдарак Сәүдәгәр Юнысовлар һәм Үтәмешевларның Казандагы сәүдә кибетләре Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына кертелүе турында хәбәр ителгән иде.

Барлык яңалыклар