Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.11.2019, 10:45

Казанда беренче салкын уикенд: кышкы тылсымчылар йөреше, кычкырып уку буенча чемпионат һәм спорт турнирлары

KZN.RU порталы традицион чаралар афишасын әзерләде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче ноябрь). Киләсе ял көннәрендә шәһәр халкын һәм Татарстан башкаласы кунакларын Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе юбилеен бәйрәм итүгә багышланган кышкы тылсымчылар йөрешендә көтәләр. Моннан тыш, бу уикендта Казан берничә спорт ярышын кабул итәчәк, аларны теләгән һәркем күзәтә алачак. KZN.RU порталы традицион чаралар афишасын әзерләде.

Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясенең юбилеен бәйрәм итү

23-нче ноябрь 12.30 сәгатьтә һәм 24-нче ноябрь 14.00 сәгатьтә

Казанда Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясенең 10 еллык юбилеен бәйрәм итү узачак. Бәйрәм Беренче май мәйданыннан алып Кол Шәриф мәчете янындагы мәйданга кадәр кышкы тылсымчылар йөреше белән ачыла.

Кыш бабайның дуслары - кышкы тылсымчылар белән очрашуы Беренче май мәйданында 12.30 сәгатьтә узачак. Чакырылган кунаклар арасында Бөек Устюгтан килгән Россия Кыш бабае, Кар кызы, Байкал Кыш бабае, Финляндиядән Санта-Клаус, Удмуртиядән Тол Бабай, Кыш-патшабикә, Буран туташ һәм башкалар бар.

Йөреше 12.40 сәгатьтә башлана. Әкият геройлары Шейнкман юлы аша Казан Кремленең «Манеж» бинасына кадәр узачак, анда Кыш Бабайның почта тартмасын тантаналы ачу үтәчәк. 12.50 сәгатьтә катнашучылар Кол Шәриф мәчете янындагы мәйданга юл тотачак, анда кышка старт биреләчәк һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгын 25 еллык юбилее белән котлаячаклар.

Бәйрәм Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясендә «Әкияти ыгы-зыгы» спектакле белән дәвам итәчәк. Тамаша 19.00 сәгатьтә башлана.

24-нче ноябрь 14.00 сәгатьтә Кыш Бабай, Кар Кызы һәм башка әкияти кунаклар «Могҗизалар урманы»н ачу өчен Яңа Кырлай авылындагы резиденциядә җыелачак. Бәйрәмдә барлык теләүчеләр дә катнаша ала, керү ирекле.

Су полосы буенча «Дуслык» халыкара турниры

23-нче һәм 24-нче ноябрь 12.45 сәгатьтә

Казанның «Оргсинтез» бассейнында су полосы буенча «Дуслык» халыкара турниры ачыла.

2001 елда туганнардан өлкәнрәк булмаган спортчылар катнаша торган ярышлар, гадәттәгечә, эре халыкара стартларга әзерлекнең мөһим этабы булып тора. Аерым алганда, Германия, Грузия һәм Россия җыелма командалары 2020 елгы Европа беренчелеге алдыннан үз көчләрен сынаячак.

Ярышлар 22-нче ноябрьдә башланып, 23-нче һәм 24-нче ноябрьдә дәвам итәчәк. Һәр җыелма команда бер тапкыр үзара уйнаячак, иң күп очко җыйган команда җиңәчәк. Шимбә көнне 12.45 сәгатьтә Россия-Грузия матчы узачак, ә 14.45 сәгатьтә Германия һәм Казахстан командалары очрашачак. Якшәмбе көнне 12.45 сәгатьтә казанлылар Германиягә каршы уйнаячак Россия җыелма командасы өчен җан атачак, ә 14.45 сәгатькә Грузия-Казахстан матчы планлаштырылган. Ярышларга керү ирекле.

Кычкырып уку буенча чемпионат

23-нче ноябрь 18.00 сәгатьтә

«Смена» заманча мәдәният үзәгендә кычкырып уку буенча Loud Allowed чемпионаты узачак. Анда рус һәм инглиз телләрен белгән һәркем катнаша ала.

Loud Allowed Contest яңа сезоны Бөекбритания һәм Россиядәге музыка елына багышланган. Шуңа күрә конкурсантларга укырга тәкъдим ителгән әдәби әсәрләр әлеге ике илнең музыка мәдәнияте белән бәйле. Әдәби ярышның сайлап алу турлары Казан, Архангельск, Волгоград, Екатеринбург, Иркутск, Красноярск, Мәскәү, Новосибирск, Пермь һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә узачак. Чараның партнеры булып Бөекбританиянең Мәскәүдәге Илчелеге чыгыш ясый.

Казанда Loud Allowed Contest темасы -folk. Җиңүче Мәскәүдә узачак финалга илче резиденциясенә барачак, ә чемпионны Лондонга бару мөмкинлеге көтә.

Регби-7 буенча Казан ачык беренчелеге

24-нче ноябрь 8.00 сәгатьтә

Казанда регби-7 буенча ачык шәһәр беренчелеге узачак. Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежында Казаннан, Йошкар-Оладан, Пензадан, Зеленоградтан, Долгопрудныйдан, Чабаксардан, Ульяновсктан, Кировтан, Ижаудан һәм Чаллыдан 25 команда җыелачак.

Егетләр һәм кызлар өч яшь категориясендә көч сынашачак: 2002-2003, 2004-2005 һәм 2007-2008 елларда туганнар. Турнирда Казан данын «Спектр» спорт мәктәбе һәм «Динамо» олимпия резервы республика спорт мәктәбе укучылары яклаячак.

Ярышлар 24-нче ноябрь 8.00 сәгатьтә башлана, турнирны ябу һәм бүләкләү тантанасы 17.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә Физкультура һәм спорт комитеты. Беренчелек җәдвәле белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Барлык яңалыклар