Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.01.2024, 16:45

«Россиядәге югары класслы беренче чаңгы стадионы», – Вероника Степанова «Мирный» чаңгы-биатлон стадионы турында

Чаңгы узышлары буенча Россия Кубогының V этабы 11-14 нче гыйнварда узачак

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы гыйнвар). Иртәгә «Мирный» чаңгы-биатлон үзәгендә чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының V этабы старт ала. Яңа стадионны олимпия чемпионы Вероника Степанова бәяләде.

«Искитмәле чаңгы стадионы! Мондый киң, яхшы әзерләнгән ярыш трассаларын әле күргәнем булмады. Россиядә генә түгел, бөтенләй беркайда да. Киңлеге 12 метрдан да ким түгел, диләр, шул ук вакытта тыгыз, бик яхшы җәелгән. «Мирный» Мәскәү янындагы «Красногорск» һәм Питер янындагы «Токсово»дан күпкә яхшырак, – дип җиткергән «Матч ТВ»дагы үзенең колонкасында Вероника Степанова.

Аның сүзләренчә, «Мирный» чаңгы-биатлон комплексы «Россиядәге озак вакыт дәвамында беренче югары класслы чаңгы стадионы» булып санала.

«Түгәрәк монда – биш километр. Трассаның өчтән ике өлеше – профессионаллар өчен. Һәвәскәрләр өчен әлеге кышкы һава торышында тылсымлы чыршы урманы буенча ике километр яхшы рельеф бар», – дип саный олимпия чемпионы.

Вероника Степанова яңа спорт объекты Татарстанда яңа чаңгычы-спортчыларны тәрбияләүдә ярдәм итәр дип ышана.

Барлык яңалыклар