В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чаңгы узышлары буенча Россия Кубогының V этабы 11-14 нче гыйнварда узачак
Фото: Марат Мөгыйнов
«Искитмәле чаңгы стадионы! Мондый киң, яхшы әзерләнгән ярыш трассаларын әле күргәнем булмады. Россиядә генә түгел, бөтенләй беркайда да. Киңлеге 12 метрдан да ким түгел, диләр, шул ук вакытта тыгыз, бик яхшы җәелгән. «Мирный» Мәскәү янындагы «Красногорск» һәм Питер янындагы «Токсово»дан күпкә яхшырак, – дип җиткергән «Матч ТВ»дагы үзенең колонкасында Вероника Степанова.
Аның сүзләренчә, «Мирный» чаңгы-биатлон комплексы «Россиядәге озак вакыт дәвамында беренче югары класслы чаңгы стадионы» булып санала.
«Түгәрәк монда – биш километр. Трассаның өчтән ике өлеше – профессионаллар өчен. Һәвәскәрләр өчен әлеге кышкы һава торышында тылсымлы чыршы урманы буенча ике километр яхшы рельеф бар», – дип саный олимпия чемпионы.
Вероника Степанова яңа спорт объекты Татарстанда яңа чаңгычы-спортчыларны тәрбияләүдә ярдәм итәр дип ышана.